Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘХЕТ СЫНАГАННЫ ЯРАТА: Актанышлыларга телевизор эләгерме?

Ярты ел саен уздырылучы әлеге бәйге 24 август көнне бүләкләр уйнатачак.

Газета-журналларга язылучылар арасында “ТАТМЕДИА” АҖ  бу юлы да “Язылган өчен телевизор!” бәйгесе оештыруын алдан хәбәр иткән идек инде. 

Белгәнегезчә, әлеге бәйгегә “ТАТМЕДИА” АҖнә караган өч яки аннан да күбрәк газета-журналга язылырга һәм язылу турындагы квитанцияне “ТАТМЕДИА” АҖнә юлларга кирәк иде. 

Ярты ел саен уздырылучы әлеге  бәйге 24 август көнне бүләкләр уйнатачак.  Үз бәхетләрен сынап караячак 120 кеше арасында Актаныш районыннан да ике язылучы бар. 
Искәртеп үтәбез, моңа кадәр актанышлыларга  бәхет елмаеп торды. Юлия Мансурова берничә тапкыр  рәттән махсус бүләккә ия булды. Быел да ул, традиция буенча, үз бәхетен сынап караячак. 

Реклама

Сүз уңаеннан, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте оештырган бәйгедә уйнатылачак бүләкләр арасында иң зур бүләк -  32 диагональле телевизор. Кыйммәтле бүләкләр арасында өч цифрлы фотоаппарат, 15 юрган да бар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев