Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"БҮЛӘК" АЛАНЫНДА: Пионериягә багышланган агым ачылды(+фото, +видеорепортаж)

Бүген Актанышыбызның бөтен Россиягә билгеле "Бүләк" аланында - 3 агым ачылды. Әлеге агым вакытында 160 бала ял итәчәк, сәламәтлеген ныгытачак. Шунысы да кызыклы, бу агым - пионериягә багышланган. Биредә кызыл галстуклы, ялкынлы, күңелләре шат нәни пионерларны һәм әйдаманнарны очратырга мөмкин иде.

                            Ачылу тантанасы барышында һәрбер отряд үзенең  девизын, махсус әзерләгән номерын тәкъдим итте. Флаглар күтәрелде. 
Күңелле балачак иленә аяк басулары, ял итә башлаулары белән тәбрикләргә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов та килгән иде. Ул әлеге ялларның оныталмаслык булганлыгын теләде, фикерләрен җиткерде.

Аның чыгышын сез әлеге видеобыздан карау мөмкинлегенә иясез:

                            Чара балалар тарафыннан әзерләнгән концерт тамашасы белән дәвам итте. Барлыгы әлеге агым барышында илебезнең төрле төбәгеннән 160 бала күңелле ял итәчәк, саулыгын ныгытачак.

Раил Харисов фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш татмедиа Татарстан Республикасы Актаныш таңнары #АктанышҮткәннәнКиләчәккә “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Юлай Низаев Бөтендөнья татарлар конгрессы Актаныш-информ 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ"