Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҖИРЛЕКЛӘРДӘ ХАЛЫК ҖЫЕННАРЫ ГӨРЛИ: Бүген чиратны Такталачык кабул итеп алды (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Такталачыкның җәмәгать үзәгендә оештырылды.

Бүген, 28 гыйнвар көнне,  райондагы чираттагы халык җыены Такталачык авыл җирлегендә оештырылды. Районның башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев җитәкләгән  делегация  шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда, хуҗалык фермаларында булды. 


“Таң” хуҗалыгының Әҗмәт бүлекчәсендә бүгенге көндә 550 баштан артык кече терлек исәпләнә. Авырлыклары бер центнердан югарырак булган теше маллар бирегә хуҗалыкның башка бүлекчәләреннән китерелә. Алар тәрбияләнә, билгеле бер үсешкә ирешкәч, орлыкландырыла. Ягъни, Әҗмәттә булачак сыерлар үсә. Терлекләрне 3 кеше карый, күпчелек хезмәт техника белән башкарыла. 


Район җитәкчелеге шулай ук хуҗалыкның машина-трактор паркында да булды. Узган ел гына биредә ташландык бина төзекләндерелеп, техника ремонты өчен кулланыла башлаган.


Сүз уңаеннан,  “Таң” ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Миңнеханов хуҗалыкта техника ремонтының ахырга якынлашуын билгеләп үтте. Биредә,гомумән, бөтен техника кышка түбә астына кертелгән – бу Д.Ә.Харисов тарафыннан да уңай бәяләнде. 


Ә инде җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Такталачыкның җәмәгать үзәгендә оештырылды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев