ТАКТАЛАЧЫКНЫҢ НЫКЛЫ ТОТКАЛАРЫ: Җирлек халкы малны ник асрый? (ФОТОЛАРДА - БЕЗНЕҢ МАРШРУТ)
Такталачык авылында туып-үскән Ильяс Шәемов та терлекчелек белән рәхәт тормыштан шөгыльләнә башламаган.
Такталачык - бүгенге көндә күпләп мөгезле эре терлек асраучы җирлекләр сафында. Шәхси хуҗалыкларда 680 баш эре мал, 348 савым сыеры исәпләнә.
28 гыйнвар көнне Такталачык җирлегендә дә узган елгы эшчәнлекне анализлауга багышланган хисап җыелышы узды. Быелгы җыелыш форматы буенча, башта район җитәкчелеге күпләп мал асраучыларның хуҗалыкларында булып, терлекчелек белән көн күрүчеләрнең яшәү шартлары белән танышты.
Тир түгеп башкарылган хезмәт авыр булса да, шөкер, авыл халкы өчен мал асрау - авыз тутырып ит-ипи ашау, йорт-җирне бөтенәйтү, балаларны укыту өчен зур мөмкинлек.
Такталачык авылында туып-үскән Ильяс Шәемов та терлекчелек белән рәхәт тормыштан шөгыльләнә башламаган.
Алты ел элек, җирлектәге хуҗалык халыкны акчага тилмерткән чорда, ничарадан-бичара дигәндәй, ихатасында мал асрый башлый ул.
- Ул вакытта эшләгән эшкә түләүне елга ике тапкыр күрдек - яңа елда һәм сабан туенда. Ә бит гаилә бар, балалар бар. Аларны укытырга, ашатырга, киендерергә кирәк. Уйланып йөргәч, күпмедер аякка басуның бердән-бер юлын мин мал асрауда күрдем, - дип, искә төшерә Ильяс абый.
Үзлектән тергезелгән мал әкренләп үрчем бирә башлый. Бүгенге көндә шәхси эшмәкәр булып теркәлгән Шәемовның 21 савым сыеры бар. Ел буена гаилә 75 000 литр сөт тапшыра, ягъни айга уртача 6 200 литр сөт дигән сүз бу. Сөтчелек тармагын керем чыганагы итеп алган Шәемовның еллык кереме ике миллион сумга якын. Әйтүе генә җиңел шул бу санны! Аның нигезендә күпме хезмәт ятканын, мөгаен, Шәемовлар үзләре генә беләдер.
Ильяс абыйның тормыш иптәше Зөлфия ханым - Такталачык мәктәбендә мөгаллимә. Әмма аның һәр көне иртәнге сәгать дүрттә сыер савудан башлана. Эшкә киткәнче хуҗалыктагы эшләрнең шактыен башкара ул.
- Тормыш иптәшегез зарланмыймы соң, - дип сорыйм гаилә башлыгыннан. Ильяс абый елмая гына.
- Авыл җирлегендә кеше мал асрамый яши алмый. Бу - яшәеш. Терлек тергезгәндә мал-баш санын арттыруны исәпләдек. Зөлфия белән киңәшләшеп тотынган эш бит. Әле якын киләчәктә сыерлар санын 30га җиткерергә ниятлибез, - ди ул.
Ныклап эшкә тотынган Шәемовлар йортларының каршы ягындагы ихатаны 49 елга арендага ала, дәүләт программасына таянып, торак төзи. Бүген биредә тулы канлы тормыш кайный, сыерлар сөт бирә, бозаулый, үсә, үрчи.
Үрчү дигәннән, "Таң" хуҗалыгында баш зоотехник булып хезмәт куючы Ильяс Шәйхиян улы бүген сыерлардан ясалма орлыкландыру юлы аша гына үрчем ала, юкса хуҗалыгында үгезләре дә бар.
- Лейкоз авыруын кисәтү максатыннан шулай итәм. Сыерлар арасында чир таралмасын өчен ясалма орлыкландырам, - дип аңлата хуҗа. Язлы-көзле сөтлебикәләрнең канын тикшертеп тора ул - аның өчен тиешле субсидияне дә алырга өйрәнгән.
Шәхси эшмәкәр Шәемовның 30 гектар җире, үзенә җитәрлек техникасы да бар. Тик шулай да "Таң" хуҗалыгының ярдәмен даими тоеп тора ул.
- Хезмәт хакы да түли, ярдәм дә итә Рафис Фәрих улы. Маллар асрауны күбрәк киләчәккә карап үрчетәм. Минем үземә булганы да җитә. Әмма нәсел дәвамчыларым бар бит әле - улым Илназ бүген авылда яши. "Таң"ның Әҗмәт фермасында хезмәт куя, - дип дәвам итә өлкән Шәемов. Киләчәктә гаилә эшен улы дәвам итәр дип ышана ул.
Районның башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов Такталачык авыл җирлегендә бүген беренчеләрдән булып нәкъ менә Шәемовның хуҗалыгы белән таныштылар. Гаилә башлыгына киләчәктә КФХ буларак теркәлеп, эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итеп оештыру тәкъдим ителде.
Алга таба Илфак Шамил улы җирлектә мини-ферма булып теркәлгән Хәсәновлар хуҗалыгына тукталды. Гөлсия һәм Әнәс Хәсәновлар сыер асрау эшенә 2015 елда тотыналар. Бүген аларның ихатасында 7 савым сыеры бар. Хуҗалык җәйге чорда тәүлегенә йөзәр литр сөт тапшыра. Өстәвенә, гаилә 7 авылдашының пай җирен эшкәртә, моның өчен аларның үз шәхси техникалары бар.
Эшләсәң, табышы бар инде! - бу сүзләрне тормыш арбасын җигелеп тарткан бөтерчек кадәр генә Гөлсия ханым әйтте бүген. Хак сүзләр! Керем белән чыгым аермасын чамалаган һәркем шулай эшләсә, шактый алга китәр идек бәлки.
Таң" хуҗалыгының баш агрономы Айнур Әюпов та былтыр дәүләт тәкъдим иткән мини-ферма программасы нигезендә, мал торагы төзү өчен 120 000 сум акча алган. Бүген аның ихатасында 9 савым сыеры, 3 тана исәпләнә. Тормыш иптәше Рушания белән Айнур Әюпов киләчәктә дә терлек асрау юнәлешендә максатчан шөгыльләнергә исәп тота. Хөкүмәт биргән ярдәмнән дөрес файдаланганда бу чынга ашмас максат түгел.
Такталачык җирлегендә МЭТ асраучы иң зур шәхси ярдәмче хуҗалык Ленар Минхуҗинныкы. 2 ел КФХ булып теркәлеп тоганнан соң, Ленар Сәүбән улы шәхси хуҗалык статусы ала. Бүген аның ихатасында 86 баш МЭТ исәпләнә, шуларның 48 е – савым сыеры.
Кайбер авыллардагы сыер санының дистәгә дә тулмавын уйласаң, Такталачыкның тырыш халкыннан көнләшерлек. Андыйлар иртәнге кояшны да лапас тәрәзәсе аша сәламли, көнне дә аяк өсте озата.
Акчаның исе юк дисәләр дә, авыл җирендә аның исе, гафу итегез, шактый сизелә. Үҗәтләр, чыдамнар, тырышлар гына хезмәтнең – тәмен, акчаның бәясен белеп яши ала. Андыйларга хөрмәт, ярдәм һәм ихтирам даими булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев