Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ ЮЛЫ НИ БУЛГАН?: Актаныш халкын тагын аякка бастырдылар (+ФОТОЛАР)

Нигездә, аларда җитди кимчелекләр табылмаган. Шулай да таләпчәнлек җитмәүгә бәйле кимчелекләр очраган.

Соңгы вакытларда тәүлек буе кешеләргә хезмәт күрсәтүче социаль объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар аеруча артты. Бу уңайдан  Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгынга каршы эшчәнлекне график нигезендә даими тикшереп тора. 

Мондый төр тикшерүләп 25 сентярьдән 10 октябрьгә кадәр аралыкта Актаныш районында да оештырылды. Аның нигезенә "Актаныш  муниципаль районы территориясендә кешеләргә тәүлек буе хезмәт күрсәтүче социаль өлкәгә караган объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча  чаралар күрү" мәсьәләсе ятты. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы күзәтчелек эш¬чән¬леге бүлеге үткәргән өйрәнүләрдә биналар¬дан кешеләрне эва¬куацияләү юлларына, электр хуҗалыгының торышына, янгын сигнализациясе белән җиһазланышына, гадәттән тыш хәл очрагында пер¬соналның дөрес гамәл¬ләр башкара алуын ачык¬лауга аеруча игъ¬тибар бирелде. 

Шул рәвешле өйрәнүләр социаль объект булып саналган Пучы һәм район үзәк хастәханәсендә, Пучы картлар йортында, гимназия-интернатта, кадет мәктәбендә, Такталачыктагы махсус мәктәптә оештырылган. Нигездә, аларда җитди кимчелекләр табылмаган.  Шулай да  таләпчәнлек җитмәүгә бәйле кимчелекләр очраган. 

- Янгыннан саклануның иң ышанычлы юлы – объектларда ышанычлы күзәтү булдыру.  Атнага бер тапкыр территорияне карап-тикшереп чыгу, утсүндергечләрнең гамәлдә булу срогына күз салырга иренмәү кебек элементар таләпләр үтәлсә, янгыннарның күпчелеген кисәтеп тә булыр иде, - дип, бу уңайдан үз теләк-фикерләрен җиткерде әлеге өйрәнүләрдә катнашкан Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев