Булачак балагыз малай булсын, дисәгез...
Дөньяга ир бала китерер өчен хатын-кыз нинди булырга тиеш?
Галимнәр кызыклы тикшеренүләр үткәргән һәм кайбер ачышлар ясаган.
Ул үстерергә хыялланган ирләргә хатын итеп көчле рухлы, үзаллы хатын-кызларны алырга кирәк икән. Моңа фәнни аңлатма да бар. Беренче ике көндә эмбрионның җенесе булмый. Дөньяга малай тусын өчен аның әнисенең организмында бу вакытта ирләр гормоны — тестостерон күп булырга тиеш. Табигать тә шулай корылган — көчле, чыдам җан иясе генә нәсел калдыра ала.
Психолог фикеренчә, кайбер хатын-кызларны кыз бала әнисе итеп күз алдына китереп тә булмый. Монда әти кешенең нинди булуы бик мөһим. Мәсәлән, Анна Каренина беренче иренә малай бүләк иткән, икенче иренә — кыз бала. Икенче ирен ул берничек тә яратуга ирешә алмаган...
Сугыштан соңгы хатын-кызлар бик көчле, үзаллы булган, ирләр эшен эшләгән. Бу елларда малайлар күбрәк туган.
Ә бер психолог озын буйлы ирләрдә ешрак малайлар тууын, ә кыска буйлыларда кызлар дөньяга килүен дә ачыклаган.
Эмоциональ фон да булачак баланың кем булуына зур йогынты ясый икән. Әгәр авырга калган көннәрендә хатын-кыз нәрсәгәдер бик борчылса, кайгырып яшәсә, начар тукланса, “өстә” аңа кыз бүләк итәргә карар кылулары ихтимал. Чөнки кызлар малайлардан чыдамрак. Моңа да фәнни аңлатма бар. Стресс кичергән хатын-кызда гормональ тайпылышлар күзәтелә, бу яралгыга үсешергә мөмкинлек бирми. Шуңа ир җенесендәге “нәфис” яралгылар юкка чыгарга, үсешмәскә мөмкин. Ә дөньяга туасы булачак хатын-кыз, барысына да чыдап, исән калачак...
Ышансагыз ышаныгыз, ләкин ул үстерергә хыялланган ирләргә киңәш бирәсе килә — хатыныгыз малай тапсын, дисәгез, аның ихлас мәхәббәтен яулагыз, юкка-барга борчылдырмагыз, стрессларга юл куймагыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев