Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ БҮГЕН: Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.

Республика көне - республика, район халкының тынычлыгы һәм иминлеге, бердәмлек символы ул.


Без төбәгебезнең рухи, матди байлыгы,  тарихы, халкы, бергәләп куйган хезмәтләребез белән горурланабыз.


Татарстан социаль-икътисадый һәм сәяси үзгәрешләр юлыннан атлый. Йортлар, юллар төзелә, социаль инфраструктура үсә. Халыкның тормыш шартлары яхшыра. Авыл хуҗалыгы тармагына, сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә.


Безнең районда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар, проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен  тулыландырып, халыкның иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итә. Авыл клублары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр, юллар, тротуарлар салына. Урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Район игенчеләре, һава торышы начар булуга карамастан, яхшы уңыш үстерделәр. Фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт аларга.


Бәйрәм көнендә  сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш, хезмәт һәм иҗат уңышлары, иминлек, тынычлык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев