Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның автотранспортчылар көне белән котлавы

“Районыбызның хөрмәтле транспорт хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз!

Сезне автотранспортчылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәм техника  белән идарә итүче һәркемгә  кагылса да, асылда аны шофер һөнәренә ия булып, шул юнәлештә төрле тармакларда хезмәт куючыларыбыз  билгеләп үтә.

Районыбыз яшәешендә һәр тармакның эшчәнлеге шоферлар хезмәте белән  бәйле. Безнең җирлектә эшчәнлек  һава транспорты аша башкарылмый, районнан тимер юллар да үтми, шунлыктан, бар йөкләнеш автомобиль юлларында   йөрүчеләрдә.

Районыбызның социаль-икътисадый өлкәсендә шоферларыбыз хезмәте аеруча да әһәмиятле. Алар ярдәме белән басу-кырлырыбызда игеннәр гөрләп үсә, ындыр табаклары ашлык белән тула, аларның тырышлыгы белән үзебездә җитештерелгән продукция шәһәр халкына, хәтта чит өлкәләргә кадәр озатыла. Аларның хезмәте аша авылларыбызның йөзе үзгәрә, киләчәге формалаша - матур-матур йортлар, социаль объектлар төзелә, юллар яхшыра, төзелешләр бара, тормышыбыз, яшәү дәрәҗәбез яхшыра. Әлеге мактаулы һөнәрне хезмәт династиясенә әверелдереп, югары хезмәт үрләренә ирешкән буыннар чылбырының күп булуы да әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен арттыра.

Кадерле шоферлар, хезмәт ветераннары! Районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертүегез өчен сезгә ихластан рәхмәтемне җиткерәм. Эшләрегездә һәрчак зур уңышлар, имин юллар, гаилә бәхете, шатлык-куанычлы көннәр,  ныклы сәламәтлек телим.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев