Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Район башлыгы Энгель Фәттахов өлкәннәрне тәбрик итте

Хөрмәтле өлкәннәребез, ветераннар!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Әлеге көндә без  сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне  белдерәбез. Сөйләшү, аралашу, хезмәт коллективларында очрашу ункөнлек дәвамында бәйрәм төсмерен ала. Актив өлкәннәребез очрашу-кичәләрдә, бәйге-ярышларда үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаша, яшь буынга үрнәк күрсәтә. Авыр тормыш хәлендә калучы өлкәннәребез белән дә очрашып, аларга теләктәшлек күрсәтәбез, ярдәм формаларын булдырабыз.

Сезнең бүген дә безнең арада булып, актив тормыш рәвеше алып баруыгызга сокланабыз. Хөкүмәтебез дә, үз чиратында, сезнең тормыш-көнкүрешегезне яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара: яңа социаль объектлар сафка баса, сугыш ветераннарының торак шартлары яхшыртыла. Районыбызда бүген 14 сугыш ветераны, 579 тыл ветераны, 2315 сугыш чоры баласы бар, алар – безнең горурлыгыбыз.

Кадерле ветераннар! Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә яулаган әлеге көзге якты бәйрәм - рәхмәт белдерү, хөрмәт күрсәтү, ихтирамыбыз безнең. Район үсешенә керткән олуг хезмәтегез  өчен рәхмәт белдерәм. Якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Алар сезне уңышлары белән сөендерсен. Сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев