Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Район ЗАГС бүлегендә - Гаилә мәктәбе дәресләре (+БЕЗНЕҢ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Район ЗАГС бүлегендә нәтиҗәле эшләп килүче "Гаилә мәктәбе" дәресләренең чираттагысы 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үз укучыларын җыйды.

Бу юлы тәрбияви чарага Актаныш гуманитар-гимназия һәм Х.Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары чакырулы иде.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева оештырган очрашуда район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, өлкән психолог Фәһимә Шәйгарданова һәм Актаныш муниципаль районы имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазиннар катнашты. 

Бүген укучылар район ЗАГС бүлегенең эшчәнлеге белән дә танышты. Гөлфинә Баян кызы яшьләргә акт язуларының саклану урыны булган архив эшчәнлеген аңлатты. Гаилә мәктәбе кысаларында оештырылган очрашудан укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев