Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЧИРАТТАГЫ АЛМАШ: Актанышта тагын бер авыл җирлеге башлыгы “яңартылды”

Бүген, 26  июль  көнне, Актанышбаш  авыл җирлегенә башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде.

Җирлекнең депутатлар составына әлеге вазыйфаны башкарачак  Рәмис Ленар улы Минһаҗевны  район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте. 

Рәйхан Флүс кызы җитәкчегә яңа вазыйфасында уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде.

Яңа вазыйфага билгеләнгәнче, Рәмис Ленар улы  Х.З. Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә директор урынбасары булып хезмәт куйды. 

Искәртеп үтәбез, моңа кадәр Актанышбаш авыл җирлеге белән Лилия Габитҗан кызы Хәйдәрова идарә итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев