Актаныш

ӘДӘБИ БАЛКЫШ: Халисә РӘЙХАН. Алмагач. Хикәя (1)

...Нияз аягын сөйрәп диярлек керде ихатага. Менә сиңа мә: ул бу йорт алдына еш кына килеп туктаган кызыл машинаны да, аннан төшкән ару гына гәүдәле бу ханымны да ерактан гына әллә ничә күргәне булды...

                                Үзе ясаган агач саплы пычак белән алма турап утырган ирен күзәтеп, Сәлимә аны эчтән генә жәлләп куйды: тырыша, бахыр, әнә, бер сәгать тә үтмәде, ярты табак алма әзер дә инде... Ә нинди матур итеп чистарта ул аларны, бер генә ярамаган җирен калдырмый...

                                Үзе ясаган агач саплы пычак белән алма турап утырган ирен күзәтеп, Сәлимә аны эчтән генә жәлләп куйды: тырыша, бахыр, әнә, бер сәгать тә үтмәде, ярты табак алма әзер дә инде... Ә нинди матур итеп чистарта ул аларны, бер генә ярамаган җирен калдырмый...

                                Как коймаган елы булмады Сәлимәнең. Танышлары, дуслары, туганнары арасында аның кадәр как ясаган кеше булды микән? Ә бит күбесе алма бакчасының эчендә яши, җимешнең ниндиен генә үстерми! Шулай да аны эшкәртергә яратмый.

Сәлимәләрнең бакчасында исә бер генә төп тә алмагач булмады. Кура җиләге, карлыган ише куаклар әрсезләнеп үсте, тик утырткан алмагачлары нишләптер гел корыды. Җире ярамадымы, суы килешмәдеме, кем белә инде! Тора-бара ире дә кул селтәде, янәсе, алма булдымы аш!

Шулай килеп чыкты инде, бу участокны сатып алгач, беренче җәйне үк койма аша күршеләрнең алмасы аларга коелып торды. Башта уңышны җыеп алып, хуҗа әби белән бабайга кире кертеп бирергә дә уе бар иде Закировларның, тегеләре кул гына селтәде: “Кая ул, теләсә ни эшләтегез, сезнең якка төшкәне сезнеке инде ул”, – диделәр.

Шулай итеп, Сәлимә алма бәлешләре дә пешерде, кайнатма да эшләде, инде как коярга да өйрәнде. Нигъмәтләрдән әби белән бабайга өлеш чыгарды. Кайбер елларны алма шул кадәр мул була иде, хәтта балалары, ашап туеп, дусларына таратты... Менә шундый юмарт алмагачка юлыкты Закировлар...

Тик тормыш дигәнең... әби дә, аннары бабай да тиз арада дөнья куйды...

Йорт буш тормады, уллары аны тиз генә сатып җибәреп, зур шәһәргә күчеп китте...

“Яңа күршегез – ялгыз ханым”, – дип алдан ук ишеттерде күрше-күлән. Имеш, кызлары кияүдә, уллары үсеп җитеп, өйләнгән икән инде, үзе ире белән яшьли аерылган, дигән хәбәр килде.

Тормыш булгач, ни булмас... Сәлимә имеш-мимешне яратып бармый. Үзен күреп сөйләшмичә ни әйтәсең әле.

Ниязына болай диде: “Яңа күрше күчеп килгәнгә байтак вакыт үтеп бара, әйдә, күчтәнәчләр алып кереп чыгыйк, танышыйк, күрешик...”

Ире эштән кайта да, мастерскоена чыгып китә, ифрат тыныч кеше, һичкем белән аралашырга яратмый, күрәсең, арып кайта торгандыр, шулай да, бер әйткәч, ике әйткәч, ризалашты алай.

Атнакич хәл белү савап булыр дип, Сәлимә, ирен ияртеп, кыстыбый тулы тәлинкәсен тотып, күршеләренең капка төймәсенә басты. Күп тә үтмәде, алларында уртача гәүдәле, шаян зәңгәр күзле чибәр генә ханым пәйда булды.

Сәлимә кычкырып исәнләште дә, алга таба ирен чыгарды: “Без менә җәмәгатем белән, танышырга дип кергән идек...”

Хатын, Ниязны күреп, бераз югалып калды... Шулай да ул-бу сиздермәде, үзен тиз генә кулга алып, кунакларны йортка чакырды.

– Күршеләрем икән, әйдәгез, үтегез, – дип ачык йөз күрсәтте.

Нияз аягын сөйрәп диярлек керде ихатага. Менә сиңа мә: ул бу йорт алдына еш кына килеп туктаган кызыл машинаны да, аннан төшкән ару гына гәүдәле бу ханымны да ерактан гына әллә ничә күргәне булды... Ә менә аны яшьлегендәге беренче мәхәббәте, иң беренче үпкән-кочкан кызы булыр дип, кем башына китерсен!

Шулай да берни сиздермәде... Юк, Сәлимәгә әйтү кирәкмәс... Тукта, күршесе ничек карар итәр әле...

Зәлия дә Ниязны тиз танып алды. Үзгәргән, әлбәттә, беренче мәхәббәте... Аһ, нинди мәхәббәте әле!

Чәй куя-куя, бер карарга килде. Юк инде, үткәннәр – үткәндә. Хатынына белгертү кирәкмәс. Яшьлек шәһәре дә якын түгел, әллә кайда, Себердә калды...

Зәлия берни булмагандай залга чыкты. Анда Нияз белән Сәлимә, диванга урнашып, әкрен генә сөйләшеп утыралар иде.

– Танышыйк, мин Зәлия. Тумышым белән Татарстаннан. Менә Яр Чаллыдан сезнең Башкортстанга, район үзәгенә күчеп килдем. Нишләп алай, диярсез. Ирем авыр чирдән вафат булды. Кызым кияүдә.Улым шушындагы кызга өйләнде. Фатирны сатып, акчасына шушы йортны, машина алдым да, балаларым янына күчендем. Онык көтәбез. Ә сез соң? – дип, сүзен төгәлләгәндәй итте ул.

– Без... без шушында дөнья көтәбез, күп еллар инде. Мин шушы районныкы, ирем ерактанрак, Уфада танышкан идек, бераз тулай торакта тордык, аннары, әти-әниләргә якын булыр дип, бирегә күчеп кайттык. Безнең дә улыбыз да, кызыбыз да бар, – дип горурлык белән өстәп куйды Сәлимә.

Нияз да сүзгә кушылгандай итте: “Әйе, аллага шөкер. Оныкларыбыз да бар, барысы да әйбәт”.

– Чәй эчик,  – диде Зәлия, сикереп торгандай итеп.

Бергәләп зур өстәлне диван тирәсенә тартып китерделәр.

Ирексездән, Зәлия Ниязның көчле кулларына игътибар итте, тик йөзенә күтәрелеп карарга базнат итмәде... Чәй әзерләп йөргәндә дә Ниязның шул куллары белән аны күтәреп йөргәннәре, кайнар кочагына кысулары күз алдына килде...

Чәй табынын хатыннар бергә әзерләде. Нияз алай хатын-кыз эшенә катнашып йөрмәде, кәнәфидә күзәтебрәк утырды, шулай да сүзгә кушылырга тырышты. Йорт хакында сорашты, нигезләре ничек соң, базы дип, ирләргә хас сораулар бирде.

Хуҗабикә үзен тыныч тотты, җаваплап торды.

Күчтәнәч кыстыбый янына тәмле алма кайнатмасын куйды Зәлия.

– Менә бит нинди шәп җимешле алмагач калдырганнар миңа әби белән бабай, – дип, элекке хуҗаларны мактады ул .

Нияз белән Сәлимә бергә көлеп җибәрде.

– Әйе, ул алманы без дә берничә ел ашыйбыз инде. Рәхәтләндек, – дип өстәде алар.

Зәлия дә моңа ихлас куангандай: “Әлбәттә, мондый шәп җимеш биргән алмагач ике күршегә дә җитә инде ул”, – дип сүзне куәтләде.

Юк-бар сөйләп, һава шартларына да туктап, вакытның ничек үткәнен дә сизми калдылар.

– Ниязга төнгелеккә эшкә, сезне дә мәшәкатьләрегездән бүлгәнбездер, – дип, Сәлимә тиз генә хушлашу юлын тапты. Бераз сәерсенеп, вакыйгалар агышыннан нишләргә белми әсәрләнеп торган иренә төртеп алды: “Нәрсә дөньяңны оныттың! Әйдә, чыгыйк инде...”

                                Кунаклар артыннан капкасын япкан Зәлия, шул тимер капкага аркасы белән терәлеп басты. Басты да, озак кына урыныннан кузгала алмый торды.

Күз алдыннан бөтен тормышы үтте...

(Дәвамы бар.)

       Чыганак: Тулпар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: