Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘДӘБИ БАЛКЫШ:КИЯҮЕБЕЗ КАЯ ЮГАЛДЫ СОҢ?

Хәзер инде олыгайдык, яшьлектәге шаянлыкны яшермичә сөйләсәң дә гаебе, кешеләргә әзрәк белдерсәң дә ояты юктыр дип уйлыйм.

                                   Күп еллар үтте бу хәлгә. Бәлки үзе  барысын да хәтерләп бетермидер. Ә мин үткәннәрне бик яхшы истә тоталам, көзге кебек ялтырап тора. Энәсеннән җебенә кадәр күз алдымда. Тамчысын да  әрәм-шәрәм итмичә, түкми-чәчми сөйли алам. Мин хәтерләгәннәрдә тузан кадәре  дә ялган вакыйгалар булмас дип ант итәргә була.


                                   Бергә үссәк тә ул миннән берме-икеме яшькә зуррак иде. Шулай да  авыл клубына  биергә, җырларга, нәфис фильм, спектакль карарга янәшә барабыз, бергә кайтабыз. 
                                   Тик менә өйләнергә, ягъни, олылар сүзе белән әйткәндә, башлы-күзле булырга ул миннән алдарак өлгерде. Яраткан кызы белән кай арада сөйләшкән, ничек  итеп кыюлык табып, тормыш корырга  сүз куешкандыр. Әллә алдан берләшергә өлгереп, кеше-мазар сизгәнче гонаһларын яшерергә уйлаганнар? Ансын хәл кылырга, гайбәткә юлны безгә калдырмадылар. Бик озак та тормый туй көне билгеләнде, кунаклар чакырылды. Мин кияү егете бит инде. Дустың әйткәч, кая барасың?


                                   Ансы шулай да бит, без яшь чакларда туй көне билгеле булгач, кияү белән кәләш әлегеләр кебек көндез дә, төнлә дә бергәләшеп урамда кочаклашып, үбешеп йөрмиләр иде шул. Ата-анасы ашыгып туйга әзерләнгәндә,  яшьләр аларга ярдәмләшә, тик кичләрен  генә аулаграк урыннарда очрашып, сөйләшәләр дә кыз өенә, әнисе кочагына, ә кияү тагын үзләренә кайтып йоклый. Көннәр буена бер-берсен әллә күрә, әллә юк.
                                   Шулай итеп, туй көне якынлашканда гына булачак киявебез суга төшеп баткандай  юк булды да куйды. Менә сиңа, мә! Кыз, әллә кияүсез калудан оялыпмы, елаудан туктамый. Әниләре кияү йортына үпкәләү сүзләрен яңгыр кебек яудыра. Кызга ризалашмыйча, кияүне яшерүдә әти-әнисен гаеплиләр егетнең.  Эзләмәгән бер генә җиребез калмады, кайдалыгын үзебез дә белмибез. Берәр сәбәп белән үзенә-үзе кул салудан да курка башладык. Исән-имин булса, ничек тә бер хәбәр бирер иде бит, сантыйланып кына китмәсә! 
                                   Шулай итеп, туй башланыр сәгатьләр тиз  якынлашты. Иртәгә соңга кызны барып алыр көнне, таң алдыннанрак, безнең абзар түбәсендәге хуш исле печәнлеккә, мин йоклаган җиргә, берәүнең чаштырдап менеп килүен ишетәм. Сикереп тордым да:
– Кем анда? – дидем курку катыш. 
Ныклабрак карасам, өйләнергә әзерләнгән кияү яныма килгән. Менә шунда ул барсын да сөйләп бирде.


                                   Вакыйга болай була.Таң алдыннан җанкае яныннан кайтып барганда,  Галим дустым ялгыш караңгыда (ул елларда авыл урамнарында электр яктысы юк иде)  нәрсәгәдер абынып егыла. Аягына басып, ныклап күз салса, өсте ачык умарта тора! Галим андый чакта куркып кача торганнардан түгел. Игътибарлап карый башлый. Барсы да аңлашыла, авылыбызның шук малайлары кемнеңдер кортлы умартасын ачып, эченә су сипкәннәр дә күтәреп монда китергәннәр. Берничә рамын алганнар да нишләптер үзләре шылган. Бәлки эчтән кортлар чыкканын сизгәннәрдер. Әллә чит кеше килеп чыккандырмы? Умарта ачык көе урамда, юл өстендә калган. 

                                   Ә Галимебез андыйны юлда ташлап китми инде, ансы бәхәссез. Колагын куеп тыңлап карый – эчтә кортлар гүләгәне ишетелә.Ул шунда берәүнең ихатасына эленгән керләрен күрә. Бу вакытта урамда этем йөрсенмени, барып ала да китереп  умарта өстенә әйбәтләп яба башлый, чыкмасыннар янәсе, иртән хуҗасы килеп табар әле. Шул чакта, үлеп бетмәгән мескен кортлар, тагын теге явызлар су коярга килде ахры дип уйлаптыр инде, берәм-берәм өскә күтәрелеп чага башлыйлар. Менә сиңа, ит яхшылык, ал явызлык, дигәндәй, Галимнең берничә урыннан битен, күз кабагын чагалар. Җәй көне бер генә кат чалбар киясең, кайбер кортлар балак аркылы да эчкә керүчән. Кайсы урынны чагуларын да белеп бетермәссең.

                                   Кайтып, көзгегә күз салса, бите-башы тубал кебек булган. Күз кабаклары япон, казах малайларыныкы кебек кабарган. Шул хәлдә туй ясап буламыни? Җитмәсә, чалбар төбенә кадәр үрмәләп менгән кортлар да тик тормаган. Үзләренең ачуын чыгарып Галимнән үч алганнар, бөтен эшне бозганнар. Шушы хәлдә туйда кияү булып, кем утырсын инде. Бөтен авыл халкына авыз ерып сөйләр сүзләр генә куерганнан-куерыр иде, мөгаен. Дустым кешегә күренмәскә булган. Шома гына тайган.
                                   Ике төн буаның салкын суында коенган өйләнәсе киявебез. Ярый әле, бик каты  аллергия булып, үзен харап итмәгән. Бу хәлне халык белеп калса, аны умарта карагы булуда  гаепләр иде.  Су буендагы таллар арасына барып, яшеренеп яткан. Шулай итеп,  дүрт көн буе күренмәгән. Нишлисең, дустымның хәлен мин шунда ук аңладым. Әти-әнисенә, кыз янына барып, дөресен әйтмичә генә, аңлашырга миңа калды.
Туйны берничә көнгә соңлап ясадык. Югалып торган көннәр кәләшкә бирергә бүләк эзләп үтелгән диеп аңлаттык. Ышандылар. Туйда андый гына хәлләр  гафу ителә, озак тормый онытыла инде. Мәҗлесләр  матур үтте. Дусым Галимнең шундый бик үз сүзле булып, кәләшен шатландырырга тырышуын мактадылар гына. Ә бүләге – аны миңа калада тиз-тиз йөреп табарга туры килде. Ул елларда андый матур йөзекләрне бүләк итмиләр иде.

      Әгъдәл САФИН 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Әдәбият Әдәби балкыш Әдәби кунакханә Әгъдәл Сафин Актанышский район