Актаныш

Дума депутаты Актаныш турында

РФ Дәүләт Думасы депутаты, социология фәннәре докторы, КПРФ әгъзасы Виктор Пешков узган ел Актанышка килеп, районыбыз тормышы белән танышып, хезмәт урыннарында очрашулар уздырган иде. Ул быел да районыбызга килде. Виктор Пешков башта район башлыгы белән күрешеп сөйләште, аннары "Актаныш" агрофирмасында, Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, мөхәррияттә очрашуларда катнашты. Икътисади-сәяси...

РФ Дәүләт Думасы депутаты, социология фәннәре докторы, КПРФ әгъзасы Виктор Пешков узган ел Актанышка килеп, районыбыз тормышы белән танышып, хезмәт урыннарында очрашулар уздырган иде. Ул быел да районыбызга килде.
Виктор Пешков башта район башлыгы белән күрешеп сөйләште, аннары "Актаныш" агрофирмасында, Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, мөхәррияттә очрашуларда катнашты. Икътисади-сәяси мәсьәләләр турында сүз барды. Барлык чараларда да аның белән бергә Актаныш муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев катнашты. Сөйләшү сорау-җавап алымы белән барды.
- Хәзерге вакытта нинди закон проектлары әзерләнә?
- Барлык кешеләргә дә кагыла торган социаль мөһим проектлар, дигәндә. Бюджет әле күптән түгел генә расланды. Әлбәттә, кысынкы. Читтән продукция кертү кими, шуңа күрә үзебезнең авыл кешеләрен якларга кирәк. Күбрәк сөт, ит, икмәк җитештерсеннәр өчен. Менә без бүген "Актаныш" агрофирмасында булдык. Шундый җәмгыятьләр булу яхшы. Анда бүгенгә, киләсе көнгә планнар ачыктан-ачык язып куелган. Оешма иртәгәге көнне генә түгел, ә алдагысын да күз алдына китерә. Аны финанс мәсьәләләреннән дә бигрәк, башка каршылыклар борчый. Әйтик, күп төрле тикшерүләр барлыгы. Ел дәвамында 80ләп законга нигезләнеп эшләргә туры килә, ә Германиядә, мәсәлән, шундый эшне оештырып алып барырга нибары 4 төрле канун да җитә.
- Пенсия яше артачакмы?
- Дәүләт эшендәгеләргә кагылышлы карар кабул ителде. Пенсия яше четерекле мәсьәләгә әверелеп бара. Әлегә механизмы карала. Ләкин бу проблема бар, аннан берничек тә качып калып булмый.
- Дәүләт Думасы депутатлары тагын нинди проблема хакында уйлана?
- Эшче кадрлар әзерләү мәсьәләсе. Югары белемле икътисадчылар, юристлар, чит телчеләр, фәлсәфәчеләр күп, ә инженерлар җитми.
- Сугыш чоры балалары турында...
- Сугыш чоры балаларына ярдәм итү турында тәкъдимнәр керде, тик әлегә ул ачык калды, моның өчен бюджетның финанс мөмкинлекләре юк, дип аңлатыла. Ләкин бу мәсьәләгә караш уңай булырга тиеш дип саныйм.
- Көз көне РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар көтелә. Сез парламентта күппартиялелеккә ничек карыйсыз?
- Күппартиялелеккә уңай карыйм. Барлык алдынгы илләрдә күппартиялелек яши. Бу сайлауларга комачауламый.
- Төркия белән мөнәсәбәтләр катлауланып китте, ә безнең республикага бу илдән шактый күләмле инвестицияләр җәлеп ителде. Моңа карашыгыз ничек, киләчәктә мөнәсәбәтләр ничек булыр?
- Киләчәктә ничек буласын әйтә алмыйм, тик шулай да үзем Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергән позициядә торам. Республика үз көче белән дөньякүләм мәйданда лаеклы урынын яулады. Килешүләр бар, алар тагын да ныгырга, ике ил халкы үзара дус булырга тиеш. Дөнья кысылганнан-кысыла бара, ләкин йомык булуга мин бөтенләй каршы.
- Актаныш Сездә нинди тәэсирләр калдыра?
- Актаныш урамнары кардан арындырылган, иң беренче шуңа игътибар иттем. Әлбәттә, бу вак мәсьәлә, ләкин мөһим. Актанышта халыкның финанс яктан белеме арта, үз хуҗалыкларын ничек алып баруларыннан ук күренә. Үз хокукларын яклау өчен кешегә һәм юридик, һәм финанс белеме кирәк. Кешеләр акча эшләргә, тормышларын яхшыртырга омтылалар. Сезнең җирлектә шәхси проблемалар барлыгын мин күрмим. Әлбәттә, алар бар, һәм аз да түгелдер. Тик идарә итү системасы шулай корылган: ул я эшли, я тоткарлык күрсәтә. Ә сезнең район бүгенге катлаулы заманда үсеш кичерә. Моннан чыгып, идарә итү системасы хәрәкәттә һәм яхшы дәрәҗәдә эшли дигән фикер кала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: