Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Энгель Фәттаховтан чираттагы ЭКСКЛЮЗИВ (ВИДЕО)

Шактый озакка сузылган алкышлар да Һади Такташның әлеге шигыре Башкарма комитет җитәкчесе башкаруында искиткеч шәп булуын дәлилләде.

Энгель Фәттаховның туган авылы Чишмәдә 30 апрель көнне  авыл көне үтте. “Бер очрашу – үзе бер гомер” дип исемләнгән бәйрәм чарасына туган авылларын сагынып кайтучылар шактый иде. 

Районыбызның Башкарма комитет җитәкчесе авылдашларын әлеге бәйрәм белән тәбрик итте. 

Узган ел "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерының тәүге сменасын ачканда,  Энгель Нәвап улы  балалар алдында Һади Такташның "Мокамай" шигырен яттан сөйләп, шаккаттырган иде. 

Быел исә Энгель Фәттахов Чишмә авылы халкын, “Нәни Разбойник” шигырен яттан укып, таң калдырды. 

“Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Ярый әле мине тапкансың! 
Озын төннәр буе, йокламыйча,
Җырлар җырлый-җырлый баккансың.

Синең авыр кара тормышыңда
Ярдәмчең булмадым булуын...
Ләкин авыр көрәш, бөек еллар өчен
Кирәк булган минем тууым...” – дип башланган шигырьне авылдашлар тын да алмый, сокланып тыңлап утырды.  Шактый озакка сузылган алкышлар да Һади Такташның  әлеге шигыре  Башкарма комитет җитәкчесе башкаруында искиткеч шәп булуын дәлилләде. Энгель Нәвап улының туган теленә булган мәхәббәте ачык чагылды шигъри юлларда.  Шулай булгач ничек инде туган телне яратмыйсың да , Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләрен өйрәнмисең ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев