Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ФАҖИГА: Актаныштагы бер ир-ат су кергәндә алынган травмадан вафат булган

МЧСта әлеге очрак суга бату дип теркәлмәгән.

Узган елгы коену сезонында Актаныш районында 5 кеше су корбаны булган иде. Аларның бишесе дә су коенырга ярамаган урында үз үлемнәрен тапты. Шунысы да мәгълүм - суга батып үлүчеләрнең кайберләре исерткеч эчемлек кулланган булган.
Быелгы җәйнең икенче аен төгәлләп киләбез. Шөкер, бу чорда Актаныш районы территориясендә суга батучылар теркәлмәде. Сезонны югалтуларсыз ябарга иде дә бит... 
 Ни кызганыч, районда бөтен уңайлыклары булган санкцияләнгән бер генә коену урыны да юк. Бер караганда районның ничәмә-ничә авылы елгага терәлеп утырсын да, һәр авыл җирлегендә елга-инеше, буасы үзенә тартып торсын да, ничек челләдә әлсерәп өйдә ятмак кирәк?! Сулыклар тирәсенә “Су керү тыела” дигән аншлаг язулар куеп та халыкны елга-күлгә керүдән тыеп калып булмый. 
Аяныч хәлләр булмасын өчен һәр авыл җирлегендә, халык күпләп су коена торган урыннарны ачыклап, анда “Су керү тыела” дигән аншлаглар урнаштыру мөһим. Бу язуны күпләр “күрмәсә” дә, ул кешеләр иминлеген тәэмин итәргә тиешле затларны күпмедер дәрәҗәдә җаваплылыктан коткарадыр анысы. Ләкин кеше гомерләрен куркыныч астына куймас өчен, һәркем саклык чараларын үтәргә тиеш. Су керү урыннарында тирәнлекне, суның ни дәрәҗәдә чиста булуын белү мөһим. 
Әмма кызу көнне халык мондый вак-төяккә игътибар юнәлтеп тормый. Кайда су бар – алар шунда сикерә. 
Тыелган урында су керү нәтиҗәсендә Актаныш районында яшәүче бер граждан да травма ала һәм якты дөнья белән хушлаша. 
Рәсми булмаган чыганаклардан алынган мәгълүматләрдән күренгәнчә, утыз яшьләр тирәсендәге ир-ат таныш түгел урында су төбенә сикерә, нәтиҗәдә муен сөяген зарарлый. 7-10 көн чамасы Яр Чаллы хастәханәсендә ятканнан соң, ул, ни кызганыч, күзләрен мәңгегә йома. 
Фаҗиганең килеп чыгу сәбәпләрен төрлечә фаразлыйлар: ир-ат башы белән су төбенә үк бәрелгән яки суда ниндидер предмет булып,  ул шуның өстенә төшкән. 
Ничек кенә булмасын, ул бүген инде безнең арада юк. Иң аянычы, аның 3 баласы калган...
P.S. МЧСта  әлеге очрак суга бату дип теркәлмәгән. 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев