Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ФӘРИДӘ МОСТАФИНА: Өй тирәсендәге шакшылыкка түзә алмадым- җыештырып чәчәкләр утырттым (ФОТО, ВИДЕО)

Күпфатирлы йортларның ишек алларындагы гүзәллек, матурлык биредә яшәүчеләр өчен генә түгел, ә бар халык өчен олы хәзинә.

                    Алсу, ак, кызыл, зәңгәр, шәмәхә -салават күперенең барча төсләрен җыйган чәчәклекләр райондашлар өчен күңел күтәренкелеге, рухи байлык чыганагы. Әнә шундый матурлык тудыручыларның берсе- Фәридә Мостафина белән иҗат төркемебез дә аралашып кайтты.

               Фәридә апа Актанышның Ленин урамындагы 4 йортта 1981 елдан бирле гомер кичерә.

 

- Актанышка күчеп килгәндә бу өй тирәсендә чүп-чар, алабута, әрем үсә иде. Мин бит табигать баласы, күңелем бу шакшылыкка түзә алмады.  Тирә-якны җыештырып түтәлләр казыдым, чәчәкләр утырттым. Миңа күршем Алия дә кушылды. Бергәләп матурлык тудырдык. Балаларым да нык ярдәм итте. Чәчәкләр белән беррәттән декоратив куаклар, чыршылар утырттык.

 

                4 йорт тирәсендә 100 төрдә артык чәчәк үсә. Орлык- куакларны кайлардан гына кайтартмый алар, гүзәллек дигәндә, акча жәлләп тормыйлар. Халык йорт тирәләп үсеп утырган чәчәкләргә башта аптырабрак караса, соңрак инде чәчәкләргә тиюче, кул сузучы бөтенләй күренми. Фәридә һәм Алия апалар шуңа күрә чәчәклекне сакламый да башлаганнар. 

 

- Бакчабызга һәркем озаклап сокланып карап китә. Фотога төшәргә Актанышның икенче почмагыннан ук киләләр. Бу түтәлләр өлкәннәргә җан рәхәтлеге бирсә,  балалар, яшьләргә тәрбия чыганагы . Матурлыкны күреп үскән бала начар була алмый, -дип,  чәчәклекләрнең тәрбияви моментына да игътибар юнәлтте Фәридә апа. 

 

              Моңа кадәр чәчәклекләренә көн саен суын сибеп җентекләп тәпрбияләгән гөлбакча ясаучы Фәридә апабыз. Хәзер инде су сибүне сирәгәйтергә исәпли- яшь барган саен аяклары авырта башлаган. 

             Башка йортларда яшәүче гүзәл затлар да матурлыкка мөкиббән җаннар- әлеге видеомизгелләрдә аларның да фикерләрен ишетик әле. 

Раил Харисов фото, видеолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” Туган ягым-гөлләр иле