Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әгәр бәхетле буласың килә икән

Хәзер үк, шушы мизгелдә бәхетле буласыгыз киләме? Моңа ирешү өчен берничә гап-гади киңәшкә колак салыгыз.

                                  Әлеге мизгелдә үзегезне бик бәхетле тоймасагыз да, тотыгыз да йөзегезгә “бәхетле кеше” кыяфәте чыгарыгыз. Бәхетле булып кыланыгыз, елмаеп йөрегез. Баш миегез “алданып” эндорфин һәм окситоцин бүлеп чыгара башлаячак. Болар — мәхәббәт һәм бәхет гормоннары. Кашын җыерып йөрүчегә караганда, елмаеп йөрүчегә башкалар да позитив мөнәсәбәттә булачак. Мондый булуыгызны гадәткә кертсәгез, баш миегез бәхет халәтенә өйрәнәчәк.
Ешрак кочаклашыгыз! Галимнәр кочаклашуның стресс гормонын киметүен ачыклаган. Балагызны, дустыгызны, сөйгәнегезне бер сәбәпсез дә кочакларга була бит. Болай иткәндә иммунитет та ныгый икән.

                                  Позитив кешеләр белән аралашыгыз. Каш җыерып йөрүчеләрдән читләшегез.
Бүләк итәргә, бүлешергә өйрәнегез. Сүз матди әйбер, акча турында гына да түгел. Вакытны, җылы мөнәсәбәтне дә башкаларга бирергә була. Мондый гамәл белән сез иң беренче чиратта үзегезгә файда китерәсез, онытмагыз.
                                  Күңел төшенкелегенә бирелгәндә караңгы төсле киемнәр артына качарга ашыкмагыз. Галимнәр сары һәм яшел төснең кәефне күтәрүен ачыклаган. Табигатькә чыгыгыз, җәнлекләр белән “аралашыгыз”, үзегездә ниндидер кызыксыну уятыгыз, иҗат итегез. Бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш