Актаныш

Әгәр песиегез аяк очында ятса...

Бу кечкенә җан иясенең хуҗасындагы авыруны сизү сәләте барлыгын белә идегезме?

                                    Өйдә песи асраучылар бу кечкенә җан иясенең нинди сәләте барлыгын белә микән? Аларның сәламәтлеге какшап киткән хуҗасына ярдәмгә килүе турында халык табиблары күптән сөйли. Песинең авырткан урынны табып, тәне белән җылытып ятуын искә алганыгыз бардыр, мөгаен. Чынлап та, бераздан авырту басылгандай була. Статистика буенча, өйләрендә песи тотмаучыларга караганда, мәче яратучылар табибларга биш тапкыр азрак мөрәҗәгать итә.

                                    Бу йорт хайваннарының “хезмәте”н соңгы вакытта рәсми медицинада да куллана башладылар. Песиләр ярдәмендә дәвалау методикасы — фелинотерапия үсеш ала. Дәвалаучы мырауҗаннарны дәваханәләрдә, интернатларда, тернәкләндерү үзәкләрендә һәм картлар йортында очратырга була.

                                    Шунысы кызыклы: һәр токымлы песинең дәвалый торган үз авыруы бар икән. Мәсәлән, озын йонлы мәчеләр (себер, ангор, иран, бирман, норвегия урман песие ) — искиткеч психотерапевтлар һәм невропатологлар. Алар йокысызлыктан җәфаланучы, депрессиягә бирелүче, тынычсыз һәм тиз ярсучан кешеләргә ярдәмгә килә. Иран песиләре, шулай ук, буыннар сызлавын һәм остеохондроз симптомнарын җиңеләйтә.

                                    Кыска йонлылар, яки бөтенләй ялангач тәнле песиләр (сфинкс, сиам, абиссиния, тонкин, корат, мисыр токымнары) гастрит, колит, бавыр, бөер һәм гинекология авыруларын дәвалый. Британ, экзотик кыска йонлылар, картезиан, шотландия, бенгаль, зәңгәрсу урыс песие — кардиология өлкәсендә яхшы “белгечләр”. Алар йөрәк авыртуын басарга сәләтле. Гади песиләргә исә дәвалау көче, токымлыларга караганда, ныграк бирелә икән.

Мияубикәнең төсе дә аның дәвалау сәләтенә берникадәр йогынты ясый, ди белгечләр. Мәсәлән, кара песи кешенең начар энергиясен үзенә “суыра”. Җирән мәче яхшы энергияне үзе бирә. Аксыл-сары төстәгеләр организмның тереклек сәләтен күтәрә, ә зәңгәрсу-сорылар — тынычландыра. Ак песи асраучылар күпне ота. Бу матуркайлар санап киткән сәләтләрнең барысына да ия. Бөекбританиядә аларны хәтта махсус аптекаларда да саталар.

                                    Көн дә мәче мырлавын тыңлаган кешенең иммунитеты яхшыруы да, бу йорт хайваннарының “энәтерапия” ролен башкаруы да күптән билгеле. Берлин институты галимнәре песиләрнең үз хуҗаларының гомер озынлыгына тәэсирен тикшергән. Өйләрендә песи тотучы кешеләр аны яратмаучылардан уртача 10,3 яшькә озаграк яшәве ачыкланган. Мәче белән дус яшәүчеләрнең кан басымы күрсәткечләре әйбәтрәк һәм кандагы холестерин түбәнрәк булып чыккан.

                                    Биоэнергитеклар исә песине чын-чынлап энергия-мәгълүмат приборы дип исәпли. Алар фикеренчә, әгәр ул еш кына баш очына ята икән, димәк, хуҗасы гипертония яисә баш авырту белән җәфалана. Әгәр мырауҗан сул як калак сөягенә, яки кул башына ятса, бу йөрәккә игътибар итәргә кирәклеген аңлата. Билгә терәлеп яткан песи бөердә авыру барлыгын тоя, ә еш кына аяк очында йокы симертсә — хуҗасы түбән кан басымы белән интегә һәм салкын тиеп тә еш авырый.

                                    Дүрт аяклы дустыгызның дәвалаучы “доктор” булуын телисез икән, аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә булырга тырышыгыз.

          Чыганак: Кызыл таң

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: