Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе итеп сайланды

Элеккеге җитәкче Минсәгыйть Шакиров сәламәтлеге начараюы аркасында, үз теләге белән вакытыннан алда вазифасыннан китте. «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең яңа рәисе итеп Әгъзам Гобәйдуллин сайланды. Бүген Казанда муниципаль берәмлекләр советы XII съездында элеккеге җитәкче Минсәгыйть Шакировның сәламәтлеге начараюы аркасында, үз теләге белән вакытыннан алда вазифасыннан китү гаризасы каралды. Ассоциациянең Уставы...

Элеккеге җитәкче Минсәгыйть Шакиров сәламәтлеге начараюы аркасында, үз теләге белән вакытыннан алда вазифасыннан китте.
«Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең яңа рәисе итеп Әгъзам Гобәйдуллин сайланды. Бүген Казанда муниципаль берәмлекләр советы XII съездында элеккеге җитәкче Минсәгыйть Шакировның сәламәтлеге начараюы аркасында, үз теләге белән вакытыннан алда вазифасыннан китү гаризасы каралды.
Ассоциациянең Уставы нигезендә, рәисне вәкаләтләреннән азат итү һәм яңа җитәкче сайлау съездда хәл ителә.
946 муниципаль берәмлек вәкилләре җыелган XII съезд Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте.
Бүгенге көндә республикада 956 муниципаль берәмлек исәпләнә. Муниципаль берәмлекләр советы әгъзаларының өчтән икесе уңай тавыш биргән очракта яңа рәис сайлана. Муниципаль берәмлекләр исеменнән ассоциациягә җитәкче итеп, 2012-2017 елларда Татарстан Сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгән, Тәтеш районы Олы Шәмәк авыл җирлеге советы депутаты Әгъзам Гобәйдуллин кандидатурасын Спас районы башлыгы Камил Нугаев тәкъдим итте. Аның дәүләт эшендә зур тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтте. Нәтиҗәдә, ачык тавыш бирү юлы белән съезд делегатлары Әгъзам Гобәйдуллинны Татарстан Муниципаль берәмлекләр советына рәис итеп сайлады.
2010 елдан Советны җитәкләгән Минсәгыйть Шакиров съезд эшендә катнашмады. Аның республикада муниципаль үзидарәне үстерүгә керткән өлешен съезд делегатлары алкышлар белән бәяләде.
Әгъзам Гобәйдуллин сүз алып, үзенә күрсәткән ышаныч өчен рәхмәтен белдерде. «Мин озак еллар дәүләт эшендә булып, муниципаль берәмлекләр, җирле үзидарә мәсьәләләре белән яхшы таныш. Бергә аңлашып эшләсәк, җирлекләрдә тормыш шартларын яхшырта, җирле үзидарәләрнең үсешен тәэмин итә алырбыз дип ышанам. Татарстан җитәкчелеге, Президент муниципаль берәмлекләрне ныгытуга зур игътибар бирүен дә әйтергә кирәк. Республикада социаль программаларының барысы да территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән», - дип Әгъзам Гобәйдуллин үз чиратында бөтен тәҗрибәсен файдаланып, җирле үзидарәләрне үстерүгә көч куярга вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев