Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА АКТАНЫШТА: Җырчы белән җитез интервью: "Миннән яхшылап сорасалар, мин бөтен әйберемне бирәм дә җибәрәм"

Аның, мөгаен, җырлаганын гына түгел, сөйләгәнен дә сәгатьләр буе тыңларга мөмкиндер.

Актанышка Илсөя Бәдретдинова концерт белән килә дигән хәбәр ирешү белән, райондашларыбыз  мәдәният сарае кассасына ашыкты. Башка еллардагы кебек үк, татар эстрадасын ду китергән, аңа яңача, үзгә сулыш өргән Илсөянең концерт программасына билетлар таралып та бетте. 

500 урынлы залда Илсөя Бәдретдинова һәм аның кабатланмас  командасының чыгышын карау бәхетенә ирешкән тамашачы бармак бөкләп концерт көнен саный башлады. 

Һәм, ниһаять, 22 октябрь! Бүген берәүләр  махсус яңа күлмәк киеп, икенчеләре атна буе тормыш иптәшләрен “сындырып”, өченчеләр бәбиләренә 3 сәгатькә караучы яллап, дүртенчеләре  эш сменаларын көйләп,  район мәдәният йортына ашыгачак. Илсөяне күрергә, аның дулкынына эләгергә, җырчының тормыш фәлсәфәсен тыңларга, җырларына кушылып җырларга, аңа гына хас булган көлкеле дә, елата торган да хатирәләрен барлашырга киләчәк бүген актанышлылар! 

“Йөрәк куша” дип исемләнгән концерт-программасын тамашачыга тәкъдим иткәнче, Илсөя Ядкәр кызы белән без дә очраштык. Аның, мөгаен, җырлаганын гына түгел, сөйләгәнен дә сәгатьләр буе тыңларга мөмкиндер. Барлык  темага да үз карашы, үз фикере бар. Бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады мишәр гүзәле. 

Күңелне кытыклап торган сорауларның нибары җидесен, җаваплары белән бергә, сезгә дә юллыйбыз. 

-    Илсөя, Сез иҗатыгыз белән дә, тормышка булган карашыгыз белән дә соңгы елларда татар эстрадасында капма-каршы фикер тудыра алган бердән-бер җырчы. Яшерен-батырын түгел, Сезне яраталар да, Сездән көнләшәләр дә,  интернет киңлекләрендә турыдан-туры негатив та белдерәләр. Бәлки популярлыгыгызның сере дә нәкъ менә башкаларча булмаудадыр? 

 

-    Әйе, мөмкин. Мине яки өзеп яраталар, яки бик каты сүгәләр. Әмма уртаклык юк. 

-    Бик күп җирләрдә чыгыш ясыйсыз, бик күп кешеләр белән аралашасыз. Район белән район, тамашачы белән тамашачы аерыламы? 

 

-    Әлбәттә аерыла. Минем концертларыма акыллы кешеләр генә йөри. Әгәр Актаныш халкы 16 ел буе зал тутырып килгән икән – димәк, монда акыллы кешеләр яши. Концерт программасына, кайда чыгыш ясауга карап, күпмедер үзгәрешләр кертелә. Актанышта исә кысалар булмаячак. Барысы да чын, гади, үзебезчә үтәчәк.  

-    Актаныш тамашачысы болай да бик үзенчәлекле бит ул. Концертларга да сайланып кына йөри. Әмма безнең бер уш китмәле як бар, без һаман да  сәхнә тоткан кешегә чәчәк бәйләме бирергә өйрәнеп бетә алмыйбыз. Шул кадәр көч куеп эшләнгән программадан соң тамашачы чәчәк бирмәсә, Сез моңа ничек карыйсыз? 


-    Актанышта дөбердәтеп кул чабу да,  кушылып җырлап утыру да юк. Төркемемә алдан ук әйтеп куям, Актаныш халкы тыныч кына утырган икән – бу әле берни дә аңлатмый дим. Ел саен зал шыгрым тулы була – менә бу чын бәя. Ә чәчәкләргә килгәндә, мин төптән уйлап эш итәм. Билет бәяләре болай да саллы, концерт карау чыгымлы хәзер. Шуның өстенә чәчәк тә күтәреп килү кирәк түгел. Үпкәләмим бер тамчы да. Ә бүләк ителгән чәчәкләрне үзебез белән алып китәбез. Таныш-белешләргә таратабыз, бүләк итәбез. Чәчәкләр бик күп булса, аларның кадере китә. 


-    Сезнең инстаграм челтәрен даими күзәтеп барабыз. Концертларда ниләр генә бүләк итмиләр Сезгә! Чәчәкләр, гөлләр, бәйләнгән-чигелгән кул эшләре, сувенирлар, бәлеш-тортлар, банка-банка кайнатма, бал, кыяр-помидор һ.б, һ.б. .. Тамашачы биргән сый-нигъмәтне кая куеп бетерәсез? Гомумән, концертлардан соң бергәләшеп сыйланасызмы? Залда бит төрле кеше утырырга мөмкин, начар уй-ният белән бүләк бирерләр дип курыкмыйсызмы? 



-    Кул эшләрен җыеп барам, өйгә алып кайтам.  Ә ризыкларны бергәләп ашыйбыз. Ашаганчы һәрвакыт “нинди ният белән бирсәләр дә, меңе белән үзләренә кайтсын”, дип әйтәм. Бозым дигәннәренә дә ышанам. Очрашкан да булды. Күз тию дә бар. Сәхнәдә дә кайвакыт, концертны башлап кына җибәрәсең, яки алка төшеп китә, яки беләзек ычкына, үкчә сына – тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, күз тигездегез дип әйтәм (елмая). 


-    Җырлы тормыш юлыгыз ул Сезнең өчен нәрсә: акча эшләү ысулымы, җан азыгымы? 


-    Икесе дә бергә. Тормышымда шулай туры килде, яраткан шөгылем белән акча эшләү шөгылем икесе тәңгәл килде. Яшермим, мин җырларымны халыкка бүләк итәр өчен генә йөрмим. Мин- ялгызым Казан уртасында бала үстереп ятучы хатын. Мин баламны ашатыр өчен акча эшләргә чыгып киткән кеше. 

-    Бер кояшлы көнне сәхнәдән, җырдан китәргә теләсәгез, тамак туйдырырлык нинди һөнәр иясе була алыр идегез? 

-    Беренче югары белемем – аяк һәм өс киеме модельеры, икенчесе – эстрада актеры. Журналист булып эшләү тәҗрибәм дә бар. Мөгаен, журналист булыр идем. Бизнесмен килеп чыкмый миннән. Кайчандыр диван кибете дә ачып карадым. Арча районнын бер әби килгән көнне бизнесым бетте дә. Ничек килеп чыктымы? Әби башта кочаклап елап утырды, мондый диван алырга акчам юк дип. Мин аңа ул диванны  бушка биреп җибәрдем. Менә шунда бизнесмен түгеллегемне аңладым. Миннән яхшылап сорасалар, мин бөтен әйберемне бирәм дә җибәрәм. 

-    Илсөя, инстаграмдагы аккаунтыгызда 150 000 язылучыгыз бар. Әгәр дә шушы аккаунтны сатып алам дисәләр, Сез сатарга ризамы? 

-    Ике ел эчендә җыелган язылучылар анда. Бик акча кирәк булса, сатарга мөмкин. Яңасын ачсам да, шулай ук җыелачакларына ышанам чөнки. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев