Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ир кеше хатынын бер генә сәбәп белән аера ала

Соңгы арада никах укыту тәртибе турында күп язалар. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә «Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә»не яңарту турында сөйләшәләр. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның боерыгы белән әлеге басманы бүгенге көн вәзгыятеннән чыгып яңарту турында карар кылынды.

Нигезләмәдә никах һәм талак турындагы бүлекләргә төгәллекләр кертеләчәк.

 

Гаҗәп хәл, кайвакыт читтән караганда матур гына яшәп яткан, җитеш гаиләләр дә таркалып куя. Яшәргә тораклары да, яхшы гына хезмәт урыннары да бар. Сау-сәламәт балалары да үсеп килә. Ләкин ир белән хатын арасында аңлашу юк. Мөнәсәбәтләр шартлап “сынган”, күңелләр йомшармаслык булып каткан. Мондый хәлдә берәүгә дә: иргә дә, хатынга да, балаларга да җиңел түгел.

Аллаһы Тәгалә Үзенең чиксез мәрхәмәте белән адәм балаларына талакны (аерылу) рөхсәт иткән.

Хәдис: “Аллаһы Тәгаләгә иң нәфрәтле булган хәләл нәрсә – талак”.

Ләкин ислам динендә талак гадәттән тыш чара булып санала. Юк-бар сәбәпләр белән генә (яки ошамый, яратмыйм, характерлар туры килми һ.б.) ир кешенең гаиләне таркатуы, ислам галимнәре әйтүе буенча, мәкрүһ (яки начар күрелгән), хәтта хәрамгә якын гамәл.

Шәригать буенча ир кеше хатынына җитди сәбәп булганда гына талак бирә ала. Хәдистә әйтелгән:

“Хатын-кызга талак хыянәт итүен дә шик булганда гына бирелә”.

Башка сәбәпләр талак бирер өчен җирлек була алмый. Галимнәр китергән тагын бер искәрмәдән тыш, ул — хатын-кызның исламнан чыгып китүе.

 

чыганак: https://tatar-today.ru/2018/07/31263/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев