Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иртәгә, 2 август- Һава- десант гаскәрләре көне

Иртәгә Актанышның Җиңү паркында көндезге10 сәгатьтә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз истәлекле көн уңаеннан очрашу уздыра.

Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр 2020 елда Җиңү паркында һәйкәл урнаштырды. Һәйкәлне десантчылар шәхси инициативалары һәм шәхси көчләре белән төзеде. Һәйкәл ачу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып зәңгәр беретлы райондашларыбызны бәйрәмнәре белән котлады.

2 август бәйрәм буларак киң масштаблы итеп 1950нче елларда билгеләнә башлый. Оборона министрлыгы югары чиннары бу көнне хәрбиләргә котлаулар юллый, медальләр тапшыра, чираттантыш исемнәр бирә, яхшы күрсәткечләре белән аерылып торучыларның вазифаларын күтәрә. Бу гаскәрләрдә хезмәт иткән ветераннар һәм хезмәт итүчеләр үзләренең аклы зәңгәрле тельняшкаларын, зәңгәр беретларын киеп урамнарга чыга, бер-берсен сәламли. Десантчылар парк һәм скверларда очраша, гитара астында җырларын башкара, хезмәт иткән вакытларын искә ала, күңел ача. Сугышчан дусларның очрашуы сулыкларда һәм фонтаннарда су коену йоласы белән тәмамлана.    

Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/photo/desant-gaskrlren-ykl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев