Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Десант гаскәрләренә һәйкәл

06 августа 2020, 09:25

1347

0

0

2нче август көнне Җиңү паркында Һава десантлары гаскәрләренә һәйкәл ачылды

Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен Илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә, якыннарыгызга һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Бәйрәмнәрегезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын!   

Һава десантлары гаскәре (ВДВ) – коры җир һәм һава киңлекләрендә һөҗүм итү, участокларны, коммуникацияләрне саклау һәм дошман белән (шул исәптән аның тылында да) көрәшү өчен билгеләнгән. Алар элита подразделениесе булып санала һәм үзләренең махсус материал-техник базалары бар. Биредә бары тик батыр йөрәкле, кыю һәм гаярь егетләр генә хезмәт итә.  

2 август бәйрәм буларак киң масштаблы итеп 1950нче елларда билгеләнә башлый. Оборона министрлыгы югары чиннары бу көнне хәрбиләргә котлаулар юллый, медальләр тапшыра, чираттантыш исемнәр бирә, яхшы күрсәткечләре белән аерылып торучыларның вазифаларын күтәрә. Бу гаскәрләрдә хезмәт иткән ветераннар һәм хезмәт итүчеләр үзләренең аклы зәңгәрле тельняшкаларын, зәңгәр беретларын киеп урамнарга чыга, бер-берсен сәламли. Десантчылар парк һәм скверларда очраша, гитара астында җырларын башкара, хезмәт иткән вакытларын искә ала, күңел ача. Сугышчан дусларның очрашуы сулыкларда һәм фонтаннарда су коену йоласы белән тәмамлана.    
 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X