Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Июнь нинди үзгәрешләр китерәчәк?

Җәйнең беренче аенда яңа законнар һәм норматив-хокукый актлар үз көченә керә. Шулар арасыннан иң әһәмиятлеләрен барлап үтик.

  • Россия Хөкүмәте пандемия шартларында яңа социаль чараларны гамәлгә кертүне дәвам итә. Президент Владимир Путин соңгы мөрә­җәгатьләреннән берсендә балалы гаиләләргә өстәмә пособиеләр билгеләү турында игълан итте. Шулай итеп, 1 июньнән 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр 10ар мең сум күләмендә акча бирелә башлаячак. 3 яшькә кадәрге сабыйларга апрель, май һәм июнь айлары өчен 5әр мең сум түләнә. Шулай ук аз керемле балалы гаи­ләләргә (гаиләдә бер кешегә туры килә торган керем яшәү минимумыннан кимрәк, димәк) социаль ярдәм күрсәтеләчәк. Аларга һәр ай саен  яшәү минимумының яртысы күләмендә акча биреләчәк.  Шул ук вакытта түләүләр агымдагы елның 1 гыйнварыннан башлап исәпләнелә.
  • Медицина лицензиясенә ия булган шифаханәләр эшли башлаячак. Аларда медицина хезмәтләре тулысынча күрсәтеләчәк. Ә менә сәламәтлекләрен ныгытучыларның шифаханәдән чыгып йөри алу-алмаулары төбәктәге чикләүләргә бәйле булачак.
  • Балалар ялына яңа кагыйдәләр кертелә. 1 июньнән балалар ялы белән шөгыльләнүче оешмалар өчен билгеләнгән кагыйдәләрне кырысландырган яңа закон үз көченә керә. Моңа кадәр ата-аналар йөрәк парәләрен җәйге лагерьга андагы шартларны белмичә җибәрсә, хәзер мондый оешмалар катгый тикшерү узачак һәм шуның нәтиҗәләре буенча интернеттагы ачык реестрга кертеләчәк.
  • Торак-коммуналь хезмәтләр бәясе арта. Уртача 4 процентка.
  • Бурыч яңача түләтелә башлаячак.
  • 1 июньнән гамәлгә керәчәк закон нигезендә, суд приставлары бурычлыларның акча счетларыннан тыш, банк хезмәтләренең барлык төрләре буенча мәгълүмат алу мөмкинлегенә ирешә­чәк. Бу исә керемнәрен яшерүчеләргә кырын сугачак. Шул ук вакытта суд приставларына бурычны пенсия­ләр­дән, пособиеләрдән һ.б. түләтүне тыйган башка закон да үз көченә керә.
  • Банк роумингы бетерелә. Бер банк­тагы счетлар буенча бер төбәктән икенчесенә акча күчергәндә комиссия алынмаячак дигән сүз. Моңа кадәр моның өчен уртача 1,5% кү­ләмендә  акча (әмма 1000 сумнан артмаска тиеш иде) тотып калынды.

Ватаным Татарстан

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев