Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Кеше гомере бары бер яшен...“

Районыбызның танылган шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмит Миңнегалиевнең тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе Яңа Әлем мәдәният йортында булып узды. "Игенче даны" газетасы редакциясендә чирек гасырга якын эшләгән элеккеге хезмәттәшебезне юксыну хисе безне бирегә алып килде. Бер шигырендә язганча, "кеше гомере бер яшен", узганын сизми дә...

Районыбызның танылган шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмит Миңнегалиевнең тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе Яңа Әлем мәдәният йортында булып узды. "Игенче даны" газетасы редакциясендә чирек гасырга якын эшләгән элеккеге хезмәттәшебезне юксыну хисе безне бирегә алып килде. Бер шигырендә язганча, "кеше гомере бер яшен", узганын сизми дә каласың...
Бар күңелен-тырышлыгын биреп, әлеге ихлас кичәне оештыручы һәм аның алып баручысы, авылның ветераннар советы җитәкчесе Тәхия Усманова чараны шигъри юллар, хатирәләр белән башлап җибәрде.
- Төрле түгәрәк даталар, бәйрәмнәр уңаеннан район газетасының беренче битендә Хәмит абыйның шигырьләре басыла иде. Мин ул газеталарны җыеп бардым. Аларның исәбе-хисабы юк. Ул кешеләрне яратты, ихлас күңелле иде. Аның шигырьләрен авылыбызның һәр кешесе яратып укый, яратып ятлый, - дип, тамашачыларны үзе артыннан шигърияткә алып кереп китте.
Әгәр исән булса, әлеге кичәнең түрендә утырыр иде Хәмит абыебыз. Һәм дәртләнеп үзенең шигырьләрен сәхнә тутырып сөйләр иде.
Элек бергә эшләгән хезмәттәшләренең фикерләрен укый-укый, хатирәләрне бергәләп яңартабыз.
Рафис Шәехов:
"Редакция шундый урын ул, анда кемнеңдер җилкәсе астына посып, әйдә, башкалар эшләр әле, дип үзеңә тигән хезмәт өлешеңне кертмәсәң, бөтен коллектив хезмәтен юкка чыгару бик тиз килеп чыга. Андыйларга редакциядә урын юк. Хәмит абый мондый сыйфатлардан ерак торды."
Глүс Сабиров:
"Шагыйрь кеше хыялга бай, акылга сай, дияргә ярата торган иде. Әйе, шундый акылга сай кешеләр күп булсыннар иде дә, озак яшәсеннәр иде әле."
Әмирҗан Моталлапов:
"Хәмит ага, чыннан да, югары сыйфатка ия сайланма кешеләрнең берсе иде. Үтә тырышлык һәм гадел көчен сарыф итеп эшләп, тормышта үз юлын тапты, шушы сыйфатлар аңа танылу китерде."
Шигырьләре сәхнәгә тартып тора
Хәмит Миңнегалиевнең шигырьләре ятларга да, сөйләргә дә җиңел. Алардан гадилек, җор теллелек, ипле генә үткерлек сизелеп тора.
Яңа Әлемнең легендар шәхесе Хәмит Миңнегалиев көн саен Актанышка килеп, мөхәррияттә хезмәт куйды. Эчкерсезлеге, шаянлыгы шигырьләрендә чагылыш тапты. Аның гадәти сөйләшүе дә башкаларга охшамаган иде: әңгәмәдәшенең һәрбер сүзенә рифмалап җавап бирергә яратты.
"Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсенең иң тапкыр, хисчән әгъзаларының берсе булып, каләм очыннан шигырьләрне коеп кына торды. Шул ук вакытта үз авылының балалар бакчасы, мәктәп коллективлары белән аралашып яшәде. Туксанынчы елларда мәктәптә әдәби түгәрәк алып барды. Хәзерге балалар аның белән аралашудан мәхрүм калсалар да, шигырьләрен, җырларын яратып өйрәнәләр. Балалар өчен дә, зурлар өчен дә язган әсәрләре сәхнәләргә үзеннән-үзе тартып китерә.
Тукай көннәре 25 марттан башлана
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, элеккеге хуҗалык җитәкчесе Гадел Сәлахетдинов сүзне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел"не искә төшерүдән башлады. Апрель ае - шигърият ае. Тукай ае. Ана теле ае. Теле ачыла башлаган сабыйдан алып, уралмалы гомер юлы узган карыйга кадәр шигърияткә тартыла торган ай 27 марттан башлана. Чөнки бу көнне Актанышның гимнын язган Хәмит Миңнегалиев туган. Аның шигырьләрен өйрәнә-өйрәнә апрельгә аяк басабыз.
Актаныш басмаханәсендә "Актаныш - туган ягым" исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Китап Актанышның гимнына әверелгән "Актаныш - туган ягым" җырының йөрәккә ягымлы сүзләре белән ачыла. Аңа якташыбыз, күренекле композитор Илгиз Закиров көй язган.
Яңа Әлемнең тарту көче зур, күрәсең...
Хәмит Миңнегалиев хатыны Мофаваза апа белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Мофаваза апаның да туган көне 25 мартта. Уллары Халит Миңнегалиев - танылган рәссам, Татарстан авыллары һәм шәһәрләрендә паркларны, һәйкәлләрне яңартып, атаклы шәхесләрнең, сугыш пәһлеваннарының исемнәрен мәңгеләштерүче. Хәмит Миңнегалиевнең үзенең дә шигырьләре һәйкәлләргә уелып язылды.
Рәмзия Исламова, кызы:
- Безнең әткәй арабыздан бик иртә китте. Аның якты истәлеген үзебезнең авылда, район җирлегендә бервакытта да онытмыйлар. Без аның белән горурланабыз. Ул гадел булды, хезмәт кешесенә дан җырлады. Шигырьләре мәңге яшәсен. Якты истәлеге һәрвакыт якты булып калсын.
Мәгъфүр Ханнанов, Бөек Ватан сугышы ветераны, 29 ел судья булган, гыйльми эшләр авторы, профессор:
- Без Хәмит белән кардәшләр. Аның белән сөйләшеп утырулары күңелле иде. Сөн буенда үткәрелгән юбилеема дүрт битле, бик матур шигырь язып алып килде, аны кадерләп саклыйм.
92 яшьлек Мәгъфүр абый картлык көнендә яшәргә дип, Яңа Әлеменә кайткан. Хәмит абый да читтә эшләп йөрсә-йөрде, тик туган авылын ташлап китмәде.
Иҗатташ дусларының кичәдә сөйләгәннәреннән
Лилия Шәйгәрдәнова:
- Сүзнең тәмен белеп, барлык нечкәлекләре белән безгә аңлатты ул. Бу кичә гади генә кичә түгел. Яңа Әлем авылының бер урамына Хәмит Миңнегалиев исеме бирелгән. Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән шагыйрьнең исеме белән аталган бүләк булдырылды. Бер елны әлеге бүләккә "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе дә лаек булды.
Йосыф Хуҗин:
- Яңа Әлем - бик күп иҗатчылар биргән авыл. Сезнең каныгызда талант һәм гыйлем ята. Хәмит Миңнегалиев каләм тибрәтүчеләрнең берсен дә аерып карамыйча ярдәм итте, иҗатка тартты.
Альбина Авзалова:
- Бик сагынабыз Хәмит абыйны. Аның киңәшләрен, шаян сүзләрен, эчкерсез дустанә мөнәсәбәтләрен әле дә онытмыйбыз, чөнки аны һәммәбез дә бик ярата идек. Гомер буе хезмәткә, халыкка рухи тәрбия бирүгә багышлаган Хәмит абый кабызган ялкынның яктысы каләмдәшләрен һәм китап укучыларны озак еллар җылытып торыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев