Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Халисә РӘЙХАН. Алмагач. Хикәя (2)

Өйгә тирләп-пешеп килеп кергән егет, Зәлияне күреп, әллә нишләп китте... Шулай да дулкынлануын сиздермәде, тиз генә өстәл янына килеп утырды. Шаярып: “Бу чибәр кызны каян таптыгыз?” – дигән булды. Оялыша-оялыша чәй эчтеләр. Егет – кызга, кыз егеткә керфек сирпеде.

***

                                Мәктәпне тәмамлаган Зәлиянең әллә кайчангы хыялы иде шәфкать туташы булу. Медсестраларның ак халатын күреп, йөрәкләре дәртләнеп куя иде... Бәлки табиб та булырмын әле дип хыялланды...

                                Авылларына эшкә килгән Фәйрүзә апасына гашыйк булды ул. Шәфкать туташын аның әбисенә фатирга керттеләр. Ә Зәлия атнасына ничә тапкыр барып йөргәндер анда, чуты юк. Менә шунда Фәйрүзә апасының һәрчак кешеләргә ярдәмгә килергә әзер торуын күреп, инде сокланды аңа! Күпме кеше аны төн уртасында чакырып ала, күпме әниләрне бәби алып кайтырга район үзәгенә озата апасы... Ә соңыннан яшь әниләр фельдшерга ничек итеп кенә рәхмәт әйтмиләр... Әнә Әнфисә апасы, хастәханәдән исән-имин котылып кайткач, хәтта кызына Фәйрүзә дип исем куштырды...

                                Урамнан үткәндә шәфкать туташы белән олысы да, кечесе дә исәнләшә... Ә инде медпунктка килеп, ак халатын киюгә, хас фәрештә булып күренә апасы: инде килешә аңа бу киеме, өстәвенә, матур итеп бизәнә дә белә ул...

                                Унынчы сыйныфта укыганда физика буеча район олимпиадасында җиңеп кайткан Зәлияне укытучысы килеп үгетләп йөрде, Кави Гатаулла улы: “Тик физик булырга кирәк сиңа, университетка кер“, – дип киңәш бирде. Кыз инглиз телен ару белә иде, Лилия Александровна күзен дә ачтырмады, югары уку йортына имтиханнарга әзерләнергә китапларны өйгә үзе китереп бирде. “Институтка әзерлән, менә сиңа әсбаплар”, – дип катгый гына әйтеп чыгып китте...

Юк инде, хыял бит ул... Аны беркем дә урлый алмый. Ул гел синең белән...

Казанда медицина училищесын тәмамлап, яшь белгеч бер авылда эшли башлады. Ак халатын кию белән, Фәйрүзә апасы күз алдына килә дә баса. И, авызы ерыла инде шунда Зәлиянең! Ул да авыруларына шулай матур күренә микән?

Тик күп хыялланып йөреп булмады. Эш шулкадәр күп булып чыкты, кыз кичке якка таба чак кайтып җитеп түшәгенә ава иде.

Фатир хуҗабикәсе ачык кеше булып чыкты. Зәлия кайтуына ашын пешереп, самавырын куеп көтеп торды. Аннары утырып сөйләшәләр дә, ятып йоклыйлар... Көн артыннан көн үтә, мәшәкать артыннан мәшәкать... Ак халат киеп йөрүнең нинди җаваплы икәнен аңлый башлады Зәлия. Халык аны тиз яратып өлгерде. Кем килсә дә ачык йөз белән, тәмле сүз белән каршылады белгеч. Аннары, алган белемнәре дә төпле булып чыкты. Бу авылда гомер буе бер фельдшер эшләгән булган. Бабай яшенә җиткән иде инде Зәлия килгәндә. Баш авыртса да мәтрүшкә эчәргә куша, эч авыртса да шул мәтрүшкә, дип, авырулар бераз зарланып та алды инде элекке фельдшер абзыйга...

Кайбер көннәрне ятып авыручыларның өйләренә йөрде Зәлия. Укол ясый, кан басымын үлчи, даруын биреп кайтып китә. Авылдашларының савыгуын күреп, шатланып бетә алмый...

Менә бүген, шимбә булса да, Әминә апаның хәлен белеп чыгарга булды. Әле кыш көне үк бозга таеп егылып, кабыргасын сындырган апаның хәлен җиңеләйтергә дип баралгинын алды.

Апа, түшәктә ятып торса да, шәфкать туташына чәй эчереп җибәрүне хәстәрләде: ялга кайткан кызыннан самавырны яңарттырды. Өстәл әзер булуга, Айгөленә тагын дәште: “Балам, абыеңны да чакыр, утын ярырга чыккан иде, тамак ялгап алсын”, – диде.

Өйгә тирләп-пешеп килеп кергән егет, Зәлияне күреп, әллә нишләп китте... Шулай да дулкынлануын сиздермәде, яшь егетләргә хас булганча, тиз генә өстәл янына килеп утырды. Шаярып: “Бу чибәр кызны каян таптыгыз?” – дигән булды.

Оялыша-оялыша чәй эчтеләр. Егет – кызга, кыз егеткә керфек сирпеде.

Озатырга Айгөл дә, абыйсы Нияз да чыкты. Капка төбендә Зәлия күздән югалганчы озатып калды алар...

Нияз Себердән кайткан булып чыкты. Ялы бетүгә, тагын эшләгән җиренә китте.

Зәлиянең язмышы үз җае белән үрелде. Шушы авылдагы иптәш кызы да, Себергә китеп, кат-кат чакырып язгач, үзе урынына яңа гына медучилище тәмамлаган кызны калдырып, ерак тарафларга юлланды ул.

Эшкә тиз урнашты. Әйтерсең, көтеп торганнар, килүенә бер атна дигәндә, бүлмәсен дә бирделәр. Бар яклап уңай туры килгәч, күңеле күтәрелеп китте Зәлиянең. Беренче эш көненә матур итеп бизәнеп, ихлас күңелдән килеп утырды. Шоферларның сәламәтлеген тикшереп, рейска чыгару йөкләтелгән иде кызга.

Бер-бер артлы кергән ир-атлар арасында кем генә юк! Эх, Себер, Себер! Кемне генә тартып китермәгән ул! Кемдер озын акча дип килсә, кемдер романтика эзли икән... Имеш, тайганы ярата, мондагы күлләрдә балык тотып әсәрләнә... Төрле сүзләр сөйләп чыгып китә “тимер ат” хуҗалары.

Зәлия журналга язган җиреннән башын күтәрми генә: “Гадәттә кан басымыгыз нинди була?”  – дип дәште чираттагы шоферга.

“Һәрвакыт яхшы була иде!” Таныш тавыш татарча эндәшүгә, кыз егылып китә язды. Алдында Нияз утыра иде...

Аһ, бу егет... Аның шаян сүзләрен, күз сирпеп-сирпеп карауларын озак оныта алмады Зәлия. Кайвакыт: “Нигә инде үзем дәшмәдем икән аңа?” – дип үкенгән чаклары да була иде...

“Менә, ичмасам, очрашу!”- дип кенә дәшә алды ул егеткә каушавыннан.

– Монда безнең ярты авыл, – диде Нияз, авызын ерып. – Бер-беребезне тартып китергәндәй килдек. Сатучы да үзебезнеке, пешекче дә дигәндәй. Хәзер менә фельдшер да.

Зәлия дә ихлас елмайды. Бу шаян егет теге вакытта ук күңеленә кереп калган иде шул.

Шушы көннән алып яшьләр бер-берсен күздән югалтмады.

Эштән соң очрашулар, беренче хисләр, беренче ләззәтле тойгылар... Барысын да кичерде Зәлия.

Тик көннәрнең берендә фельдшер, эшкә килгәч, Ниязны күрмәде. Чиратта утырган шоферларга карап-карап алды, менә-менә сөйгәне килеп керер дип көтте. Ул күренмәде. Әнисе Әминә апа гүр иясе булган, шуңа да тиз арада кайтып киткән икән егет.

Элемтәгә чыгарга тырышу да ярдәм итмәде. Авылдагы телефон номерлары онытылган, аннан килеп, ни дип сорыйсың инде.

Зәлия, әлегә беркем дә белмәгән серен яшергәндәй, йомшак куллары белән эчен сыйпап куйды.“Кайгырма, без икәү синең белән!” – дип кабатлады...

                                Көн артыннан көн үтте, Нияз күренмәде...

      Чыганак: Тулпар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Әдәбият Әдәби балкыш Әдәби кунакханә Әсәрләр Халисә Рәйхан Алмагач Хикәя Әсәр