Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ХИСАП ЯСАП: "Коммунсервис-Актаныш" җәмгыяте узган елга нәтиҗә ясап, агымдагысына максат-бурычлар билгеләде (+ ФОТОЛАР)

Чара ахырында гомер бәйрәмнәрен каршы алучылар һәм хезмәтләрендә югары уңышларга ирешүчеләр хөрмәтләнде.

25 март көнне “Яшьлек“ мәдәни үзәгендә районыбызның торак – коммуналь хуҗалыгы 2018 елга йомгак ясап, хисап җыелышы үткәрде. Хисап җыелышында районның башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариев катнашты. Оешманың бүгенге яшәеше, алда торган максат-бурычлары белән залда утыручыларны "Коммунсервис-Актаныш" җәмгыяте җитәкчесе Римма Кустова таныштырды. 

Бүгенге көндә әлеге тармакта 84 кеше хезмәт куя. Аларның 12се – югары белемле специалистлар. Билгеле, оешмада эшләүчеләрнең зур күпчелеген ир-атлар тәшкил итә. 

“Торак -коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Әлеге тармакта эшләүче хезмәткәрләр сынатмый, куелган бурычларны тиешенчә үтәп бара, үзләренең көндәлек эше белән райондашларыбызның уңайлы тормышына нигез сала, районда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкара”, - дип, фикерен белдерде район башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев үз чыгышында. 


Чара ахырында гомер бәйрәмнәрен каршы алучылар һәм хезмәтләрендә югары уңышларга ирешүчеләр хөрмәтләнде.
  
Торак-коммуналь комплексы районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе булып тора. Аларга районыбыз халкына уңай шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Хезмәтләренең  тотрыклылыгы, коллективның һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели һәм һәркемнең тормышына йогынты ясый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев