Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хөрмәтле актанышлылар! 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне белән!

Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.

Хөрмәтле актанышлылар! Бу көн, илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Актаныш - илебез территориясендә тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган төбәк. Актаныш халкы буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен беләләр, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыралар. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә.

Кадерле актанышлылар! Сезгә тормыш сөючәнлек, үз көчләрегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телибез! Бәйрәм белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев