Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КИЛӘЧӘККӘ КАРАП: Актанышның "Бергә атлавы күңеллерәк" проекты Яр Чаллыда үткән “Социаль ярминкә-2018” дә катнашты (+ФОТОЛАР)

Шунысы игътибарга лаек, Актанышның проекты бизнес-структура вәкиле арасында иң зур кызыксыну уятканы булып танылды.

Бүген, 13 декабрь көнне, Яр Чаллы шәһәрендә “Социаль ярминкә-2018” республика хәйрия фестиваленең зона этабы узды. Коммерцияле булмаган оешмалар катнашындагы әлеге фестиваль Татарстанда менә инде 2015 елдан гамәлдә булып, оешмалар өчен яңа горизонтлар ача.

Хәйрия чарасы барышында коммерцияле булмаган оешмалар үзләренең проектларын тәкъдим итә, аларның әһәмиятен ача. Катнашучылар потенциаль хәйриячеләр белән дә очраша. Аның нәтиҗәсе буларак, нәкъ менә шушы бизнес-структура вәкилләренең хәйриячелек ярдәменә таянып, оешмаларның проектларына җан өрелә, үзара файдалы хезмәттәшлек җепләре сузыла. Сүз уңаеннан, районнар тәкъдим иткән проектлар белән танышкан  хәйриячеләр сафында Актаныштан шәхси эшмәкәр Эльмира Мосабирова да бар иде. 

Дүрт еллык тарихы булган “социаль ярминкә”нең зона этбында быел Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләре, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим районнары белән беррәттән беренче тапкыр Актаныш та катнашты. 

Фестивальдә Актаныш районы инвалидлар оешмасы тәкъдим иткән “Бергә атлавы күңеллерәк” проекты үз эченә шактый саллы бурыч куя. Аның нигезендә районда тәрбияләнүче 10 яшьтән өлкәнрәк инвалид балалар өчен социаль объектларга, җитештерү производстволарына экскурсияләр оештыру ята. Проектның максаты - балаларда төрле һөнәрләргә карата кызыксыну уяту, теге яисә бу һөнәрнең нечкәлекләренә төшендерү,аларның күзаллауларын киңәйтү. Иң мөһиме,бала үзен ялгыз,кирәксез итеп хис итәргә тиеш түгел. Бүген республика күләмендә инвалидлар өчен төрле тармакларда эш урыннары булдырылган, алар җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгыльләнә. Актаныш проекты шушы вәзгыятьне инвалид балаларга кечкенәдән үк дөрес итеп аңлатуга йөз тота. 

Шунысы игътибарга лаек, халыкка социаль ярдәм күрсәтүче “Игелек үзәге” директоры Рәмилә Закирҗанова яклаган проект бизнес-структура вәкиле арасында иң зур кызыксыну уятканы булып танылды. Алар мондый төр экскурсияләрне Яр Чаллы шәһәрендәге социаль объектларга да, җитештерү производстволарына да оештырып булачагына ишарә ясады. Ягъни, проект үз эзенә төшсә, Актаныштагы инвалид балалар өчен автошәһәр югалылыгындагы мөмкинлекләр ачылачак. Проектларга уңай караш белдерүче потенциаль хәйриячеләрнең  42 икәнен исәпкә алсак, Актаныш өчен үз тавышын бирүчеләр дистәдән артык дигән сүз бу.  

Реклама

Чара барышында Актаныш районында күп еллар дәвамында иганә ярдәме күрсәткән, авыр тормыш ситуациясендә калучыларга ярдәм кулы сузган изге күңелле якташларыбыз - Актаныш икмәк пешерү комбинаты җитәкчесе Айгөл Гыйздәтуллинага һәм “Протон” җəмгыяте җитəкчесе Ренат Нуртдиновка, ТР гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә үткән “Социаль ярминкә-2018” республика хәйрия фестивалендә Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева, районның инвалидлар оешмасы рәисе Зөфәр Шакиров та катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X