Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Көлүнең тәмен белеп кенә

Горурлыгыннан нишләргә белмәгән ата кеше редакциягә шалтыратып, хатынының өч игезәк табуы турында хәбәр итә. Тегене башта ишетеп бетермиләр: – Тагын кабатлый алмассызмы? – Юк инде! Болары да менә моннан җиткән!

* * *
– Әни, мин уйнарга чыгам!
– Кем белән? Кайда уйныйсыз? Кайчан кайтасың?
– Ярар, бүтәнчәрәк эшләп карыйк... Әти, мин уйнарга чыгам!
– Чык.

* * *
Хатыны ирен кибеткә җибәрә:
– Ярты литр көнбагыш мае алып кайт.
Ире бераздан ләх исерек хәлдә кайтып керә.
– Йә, алдыңмы?
– Яртысын алдым, ә көнбагыш маена акча җитмәде.
* * *
Икәү телефоннан таныша:
– Синең буең ничә сантиметр?
– 145.
– Ә авырлыгың?
– Авырлыгым тагын да азрак – 120.

* * *
– Хатын коткысына бирелеп, мин эчүне, тартуны һәм карта уйнауны ташладым.
– Тәбрик итәм! Димәк, хатының хәзер бәхетле?
– Һич юк! Авызын ача да, шул килеш катып кала, чөнки әйтер сүзе юк.

* * *
– Нишләп сезнең помидорларыгыз яшел?
– Ошатмасагыз, әнә, сары кыярлар бар.

* * *
Әтисе, ачуланып:
– Вәли, нишләп синең географиядән кала бөтен фәннәрдән дә икеле?
Вәли, башын иеп:
– Чөнки географиядән әле сорамадылар.

* * *
Ике ахирәт сөйләшә:
– Минем белән алты ел йөргәннән соң Гали, ниһаять, гаилә тормышы турында сүз кузгалтты.
– Нәрсәләр әйтте?
– “Хатыным һәм ике балам бар”, – диде.

* * *
Яшь адвокат судта чыгыш ясый:
– Әфәнделәр! Гаепләнүченең мине адвокат итеп яллавы үзе генә дә аның акылга тулы түгеллеге турында сөйләмимени?

* * *
– Йөремсәк мәзәк сөйлимме?
– Йөремсәк? Ул ничек була? Сөйлә.
– Ә, юк... Син сораштырган арада ул китеп тә барган.

* * *
Авызына сыр капкан карга агач башында утыра. Шулвакыт төлке йөгереп чыга һәм карганың башына таш ыргыта. Карга җиргә мәтәлеп төшә һәм, һушына килгәч, сүгенеп:
– Менә, кабәхәт, бөтен мәсәлне бозып ташлады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Сатира Юмор Актаныш хәбәрләре Көл Дөнья Көлкеле