Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Коронавируслы вәзгыятьтә Актаныш ничек яши: 25 форма-киңәшмәдән күзәтү

Бүгенге 25 форма-киңәшмә авыл җирлеге башлыклары катнашында онлайн узды. Җирлек башлыклары, структур юнәлеш вәкилләре район балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге (докладчы- Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева), районда демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эш (Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова), сәламәтлек саклау өлкәсендәге эш нәтиҗәләре( үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев), социаль контрактлар үтәлеше буенча мәгълүмат ( социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова) тыңлады.

           Һәр ай саен бер авыл җирлеге башлыгына 25 форма-киңәшмәдә чыгыш куелган иде. Бу юлы Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйровның хисабын тыңладык. Бераз авырып тору сәбәпле, Рәмис Мөхәммәтхәмис улы киңәшмәдә онлайн катнашты. Бик аңлаешлы, эзлекле итеп таныштырды ул җирлектәге эшчәнлекне. “Иске Байсардагы эшчәнлек тә эзлекле, системалы алып барыла. Барлык структуралар биредәге тәртиптән канәгать, киләчәктә дә шулай булсын!”,диде  киңәшмә эшенә җитәкчелек итүче Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Флүс кызы. 
 

                 Иң мөһиме авылда СОП базасында исәптә торучы гаиләләр юк. Җирлектәге КДН комиссиясе авыр гаиләләрне ныклы контрольдә тота, алар узган ел берәү булып, 2 бала тәрбияләнгән. Быел исә 3 гаилә барлыкка килгән, аларда 8 бала тәрбияләнә. Рәмис Кадыйров район социаль хезмәтенә үзара тыгыз хезмәттәшлек оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
                  Кызганыч, Пучы, Актанышбаш, Богады, Аккүз, Әтәс, Аеш, Киров, Әлем, Актаныш авылларында авыр гаиләләр артуга таба. Ә менә Усы, Мәсәде, Иске Айман, Кәзкәй җирлекләрендә узган ел да, быел да бер авыр гаилә дә теркәлмәгән. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Ләйсән Нурлыева 2021 елда РФ административ хокук бозулар турындагы Кодекс нигезендә 112 протокол төзелүен хәбәр итте. Бу узган елга караганда 12гә арткан.  Протоколлар “Ата-ананың балага тиешле тәрбия бирмәве”, “Вак урлашу”, “Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү”(кибетләрдә битлек кимәгән өчен штраф салу дип аңларга кирәк), “Балаларның сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итү таләпләрен үтәмәү”(22 сәгатьтән соң балаларның урамда ялгызлары йөрү) буенча төзелгән. Протокол төзелгән гражданнарның 53енә кисәтү ясалган, 55енә штраф салынган, 32700 сум штраф түләнгән. 4 эш туктатылган.
           СОП базасында 6 гаилә исәптә тора, аларда 13 бала тәрбияләнә. Ләйсән Фоат кызы Аеш һәм Киров авыл җирлекләрендәге исәптә торучы гаиләләр турында таныштырды. Кайсыбер гаиләләрдә уңай үзгәрешләр күрергә мөмкин, әмма аларны һәрдаим күзәтү кирәк. Бер гаиләне балаларына тиешле тәрбия бирмәгән, ире дә, хатыны да эчкечелек белән даими шөгыльләнгән өчен ата-аналык хокукыннан мәхрүм итү турында да карар кабул ителергә мөмкин.
             Ләйсән Нурлыева үз чыгышында балаларны җәберләү, карамау, ашатмау очракларын күздән ычкындырмаска кирәклеген әйтте. Тәннәрендә күгәрек эзләре булу, киемнәренең пычраклыгы, баланың кәефсезлеге балалар бакчасында, мәктәпләрдәге педагогларда һәрчак шик уятырга тиеш.
                Рәйхан Галимҗанова да чыгыш ясаучының сүзен куәтләп, авыл җирлеге башлыкларына алда торган Яңа ел бәйрәменең озын ялларында бу гаиләләргә карата аеруча игътибарлы булырга кирәклеген кат-кат искәртте.

25 форма-киңәшмә ахырында ноябрь аенда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Иске Айман авыл җирлегенә күгәрчен сыны тапшырылды. Бу хакта әлеге сылтамада http://aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/mgyyatb-i-rnge-iske-ayman-avyl-irlege таныша аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев