Кыр көне – 2020
Узган җомгада “Ташкын” хуҗалыгында “Кыр көне” узды. Биредә катнашучылар әлеге хуҗалыктагы сорт сынау делянкаларында булып, үзләренә шактый тәҗрибә туплады
Бер тәүлек буе яуган яңгырдан соң да, менә явам, менә явам дип асылынып торган болытлар килгән кунакларның да, игенчеләрнең дә кәефен кыра алмады. Агрономнар өчен бәлеш пешереп, мунча керә торган көн бүген, дип шаяртсалар да, кайберләре кул чатырлары тотып, кайберләре өсләренә юка кәҗәннәрен, аякларына резин итекләрен киеп, рәхәтләнеп басу буйлап йөрде. Чөнки карар, үзләренә үрнәк алырдай әйберләр шактый иде биредә.
Районда игенчелек тармагына бик зур игътибар бирелә. Яңа сортлар белән эшләү, алдынгы технологияләр куллану үзенең нәтиҗәсен дә бирә. Ел саен бер хуҗалыкта сортларны сынау өчен шушындый тәҗрибә участоклары булдыру да моның ачык мисалы. Чөнки аларда игелгән культураларның кайсылары безнең район өчен кулай икәнлеген сайлап алу мөмкинлеге дә бирә ул. Бу хакта “Кыр көнен” ачу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклап үтте.
-Мин инде егерме елдан артык җитәкче булып эшлим. Болай әйбәт килгән ел бер-ике генә булды. Быел яңгыр да вакытында яуды. Кояш та вакытында чыкты. Шуңа күрә без бик зур уңыш көтәбез. Игенче-механизаторларыбыз быел да Актаныш игенчесе дигән исемгә тап төшермәде. Игеннәрне исән-сау җыйнап алсак, 180-200 мең тонна тулай җыем җыеп алырбыз дип планлаштырабыз. Бер генә хуҗалыкны да аерып әйтәсем килми, чөнки һәрбер хуҗалыкта гектарына 80-100 центнер уңыш бирә торган басулар бар. Әлбәттә мондый уңышка ирешү өчен еллар дәвамында тырышу кирәк.
Шактый елар элек “Чишмә” хуҗалыгыннан Александр Сальниковка гектарыннан 25 центнер уңыш алганы өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән иде. Хәзер инде гектарына 45 центнер уңыш алу да берәүне дә шаккаттырмый. Фәннән, сортлар, технологиядән башка мондый уңышка ирешеп булмый. Шуңа игенче-механизаторларыбызны, белгечләрне һәрвакыт укытырга, алдынгы технологияләр белән таныштырырга омтылабыз. Шул максаттын һәр елны бер хуҗалыкта сорт сынау делянкалары булдырып, анда “Кыр көне” үткәрәбез. Узган ел мондый тәҗрибә участоклары “Башак” хуҗалыгында чәчелгән иде. Быел “Ташкын” хуҗалыгында игелде. Киләсе елга “Тамыр” хуҗалыгында шундый сорт делянкалары булдырачакбыз, - диде ул.
Быелгы тәҗрибә участокларындагы культураларны “Ташкын” хуҗалыгы иртә яздан яхшылап тәрбияли башлаган. Биредә 119 сынау кишәрлеге булып, шуларның 97 сендә бөртекле культуралар игелгән. Болар хакында “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов үзе тулырак аңлатып үтте.
-Әлеге участокларның барысына да иң элек гектарына 250 килограмм исәбеннән ашлама кертелде. Аның 150 килограммы - катлаулы, 100 килограммы селитра. Чәчкәндә кабат 150 килограммнан катлаулы ашлама кертелде. Соңыннан тәрбияләү барысына да бер төрле булды. Бу, уңышны чагыштырып карау өчен шулай эшләнде.
Соңгы елда кукурузга аеруча басым ясарга тырыштык. Чөнки республика буенча да кукурузны бөртеккә игүгә зур әһәмият бирелә. Сынау максатыннан аның сигез төрен чәчтек. Кукурузның терлекчелектә файдасы зурлыгына, аның бөртегеннән башка күләмле сөт алып булмасына чын-чынлап инандык. Аны хуҗалыкта силос өчен дә, бөртеккә дә чәчәбез. Башка елларны силос өчен 200 гектар чәчкән булсак, быел 400 гектарга җиткердек. 200 гектар бөртек өчен чәчтек. Аларның бүгенге халәте яхшы. Һава шартлары әйбәт килсә, уңышы да начар булмас дип ышанабыз, - диде ул.
Хуҗалыктагы сорт сынау делянкаларын әзерләү, аларны тәрбияләү районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы буенча Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге агрономнары белән берлектә башкарылган.
-Әлеге участокта бодай, арпа, солы, борчак, соя һәм кукурузның бик күп төрләре игелде. Бүген кайсы культура, нинди сорт биологик уңышны күпме бирергә мөмкин дигән сорауга нокта куйдык. Аларны санап, этикеткалар куеп, хуҗалыкларга җиткердек. Карап йөрүләрдән соң, шул күренде, монда бер гектарга 60-100 центнерга тикле уңыш бирергә сәләтле бодай, арпа, солы культуралары бар. Мәгълүм булганча, боларның барысын да бер хуҗалыкка алып, игеп бетереп булмый. Шуның өчен үзеңә кулаен сайлап алу мөмкинлеге тудырылды. Без инде хуҗалыкларга шундый тәкъдим ясыйбыз, беренче чиратта ул иртә җитешә торган булсын. Аннан соң өченче класслы икмәк җитештерелә торган культура, һәм иң югары уңыш бирә торган культура булырга тиеш. Болар, беренчедән, хуҗалыкның икътисадын күтәрсә, икенчедән урып-җыйнауда төгәл эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Сорт сайлаганда иң элек бөртек саны һәм мең бөртекнең авырлыгын карарга кирәк. Һәм аларны нинди ашламалар белән тукландырганда ниндиерәк уңыш алып булуын искә алу зарур, - ди районның баш агрономы Рәфит Мирзаһитов. Ул шулай ук кукурузның сортлары хакында әйтеп үтте. Белгечнең: “Кукуруздан башка сөт тә, ит тә юк” , - дигән сүзләрен һәр хуҗалык белгече исендә тотар шәт. Моңа өстәп, соя культурасының да файдалы яклары семинарда ачык күрсәтелде.
Сорт сынау делянкаларын карап йөргән вакытта республикадан килгән белгечләр игенче-белгечләргә һәр культураны игү серләрен, авыруларга, корткыч-бөҗәкләргә каршы эшкәртү алымнарын бәйнә-бәйнә аңлаттылар.
Илдус Вәлиев, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, “Вәлиев” КФХсы җитәкчесе:
-Бүген игеннәрнең торышын белер өчен нык уңай көн. Озак яуган яңгырларга кайсы сортлар бирешми, кайсыларының авырулары бар, болар барысы да ачык күренә. Шушы делянкаларны күргәннән соң, агрономнар дөрес фикерләп, үзләренең хуҗалыкларына барырдай сортларга өстенлек бирерләр дип уйлыйм.
-Районыгыздагы көзге культураларның да, язгы культураларның да торышы бик югары. Бу - игенче-белгечләрнең озак елар дәвамында булдырган технология нәтиҗәсе. Ә участокларга чәчкән сортларга килгәндә, бодайның “Иделле”, “Хәят”, “Йолдыз” төрләрен хуплыйм. “Йолдыз” сорты республикада иң зур мәйданнарны били. Шулай булгач, ул әйбәт. Безнең төп максат, югары уңыш алу, - ди Татарстан фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров.
Ул игенче-белгечләргә арыш культурасының файдасы хакында басым ясап, аны игү мәйданнарын киңәйтергә тәкъдим итте.
Семинарның икенче өлешендә кунаклар райондагы җир эшкәртү агрегатлары белән таныштылар. Чөнки җирне дөрес эшкәрткәндә генә мул уңыш алырга мөмкинлеген һәр авыл хуҗалыгы хезмәткәре дә яхшы аңлый.
Белгечләр көзге культуралар чәчеләсе җирләр ким дигәндә бер ай алдан әзерләнергә тиеш дип басым ясады.
-Безнең районның таләбе әйләндереп кенә сөрү түгел, ә өч елга бер тапкыр тирәнәйтеп эшкәртү. Әгәр шулай була икән, районда дым запасы җитәчәк, - ди Рәфит Мирзаһитов.
Баш агроном буларак, ул икмәкләрнең бүгенге торышына да бәя бирде.
-Узган тәүлектә 28 миллиметр яңгыр яуды. Бу безнең өчен бер яктан файда. Икенче яктан икмәкләрне җитештерү өчен берникадәр тоткарлык та ясар. Әмма моңа карап, күңелне төшерергә кирәкми. Көннәр матурланып, игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алырбыз дигән ышанычта калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев