27 июль 2020 яңалыклары
-
Кыр көне – 2020
Узган җомгада “Ташкын” хуҗалыгында “Кыр көне” узды. Биредә катнашучылар әлеге хуҗалыктагы сорт сынау делянкаларында булып, үзләренә шактый тәҗрибә туплады
-
Ике ашыгыч ярдәм машинасы кайтты
Республикадагы медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту максатыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 23 июль көнне хастаханәләргә ашыгыч ярдәм машиналары тапшырды. Безнең районга да ике шундый Форд-транзит ашыгыч ярдәм машинасы бирелде.
-
Туган нигезләрендә һәйкәл төзеделәр
Михайловка авылында өр-яңа обелиск ачылды.
-
Татарстанда 1000 гектарга якын мәйданда урманны торгыздылар
Быел табигый урман торгызу эшләре 2480 гектар мәйданда башкарылачак.
-
Аллергикларга чүп үләннәренең чәчәк ата башлау вакытында сак булырга киңәш иттеләр
Республика территориясендә чүп үләннәре августта аеруча актив чәчәк ата.
-
Хезмәтләре хөрмәтләнде
Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Таң” хуҗалыгы механизаторы Рәвис Риф улы Идрисовка Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде. Әлеге бүләкне аңа район башлыгы Энгель Фәттахов “Ташкын” хуҗалыгында узган “Кыр көнен”дә тапшырды.
-
Хезмәтләре хөрмәтләнде
Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Әнәк” агрофирмасы механизаторы Валерий Мәхмүт улы Солтановка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде. Әлеге бүләкне аңа район башлыгы Энгель Фәттахов “Ташкын” хуҗалыгында узган “Кыр көнен”дә тапшырды.
-
Хезмәтләре хөрмәтләнде
Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Саф” хуҗалыгының йөк автомобиле йөртүчесе Рузил Госсаметдин улы Фәхертдиновка “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге бүләкне аңа район башлыгы Энгель Фәттахов “Ташкын” хуҗалыгында узган “Кыр көнен”дә тапшырды.
-
Хезмәтләре хөрмәтләнде
Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Рәфыйк Вәгыйз улы Сәхәбетдиновка “Татарстан Республикасы Президентының рәхмәте” белдерелде. Әлеге бүләкне аңа район башлыгы Энгель Фәттахов “Ташкын” хуҗалыгында узган “Кыр көнен”дә тапшырды.
-
Татарстанда салкынча һава торышы сакланачак
Көндез һава температурасы +21...+26 градуска кадәр җылыначак.