Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кыш буе гырылдап йоклаганнар

Американың Калифорния штатында яшәүче бер хатын кыш буе йорты астыннан ят тавыш килүенә зарланган. Күршеләре, колагыңа ишетеләдер дип, аның сүзләренә ышанмаган.

                                                              Берничә айдан соң америкалы хатын ят тавышның колагына тиктомалга гына ишетелмәвен үз күзләре белән күрү бәхетенә ирешкән. Яз җиткәч ул йокысыннан уянучы ана аю тавышын ишеткән. Баксаң аю йорт астында йоклап кыш чыккан.


                                                              Хатын хайваннарны коткару белән шөгыльләнүче "Аюлар лигасы" оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Алар исә килеп ана аюны куып чыгарырга тырышкан. Баксаң, ана аю былтыр өч бәби китергән һәм тагын бер ятим аю баласын үзенә алган. Бәләкәй аюларның өй тишегеннән бер-бер артлы чыгып аналарына сыенуларын күргән кешеләрнең керфекләре чыланган хәтта.

Реклама


                                                              Күптән түгел Чукотканың меңнән артык кеше яшәгән Лаврентий авылы яныннан ике километр читтә балалары белән йөргән ак ана аюны күргәннәр. Җанварлар агрессия күрсәтмәгән, алай да җирле властьлар авыл кешеләренә кирәксезгә бу зона тирәсендә йөрмәскә кушканнар.
Кыргый җанварлар кеше яшәгән тирәгә сыенырга тырыша. Яхшыга булсын берүк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Актаныш хәбәрләре Бу кызыклы Ил-көн хәбәрләре Дөнья