Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ленар Шәех Евразия иҗат Гильдиясенең күренекле шәхесләре исемлегенә керде

Татарстан әдәбиятчысы Ленар Шәех Татар халкының Евразия иҗат Гильдиясенең күренекле шәхесләре исемлегенә кертелгән бердәнбер вәкиле булды.

Британиянең OCA Magazine журналы унбер ел эшләү дәверендә беренче тапкыр Евразия иҗади Гильдиясенең (London) күренекле шәхесләренең интервьюлар җыентыгын бастырырга булган. 36 чыгарылышта төрле илләрдән 40 уникаль талант, алар төрле эшчәнлек өлкәләренә җәлеп ителгән Евразиянең аларның иҗади һәм профессиональ тормышына ничек йогынты ясавы турында уртаклаштылар. Татарстан әдәбиятчысы Ленар Шәех Татар халкының Евразия иҗат Гильдиясенең күренекле шәхесләре исемлегенә кертелгән бердәнбер вәкиле булды. "OCA People" га биргән интервьюсында ул үзенең шәхси тарихы белән уртаклаша, алар бер генә укучыны да битараф калдырмаячак.

КЫСКАЧА БИОГРАФИЯ: Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында басылып чыга.

1999–2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-берартлы республика газета-журналларында күренә башлый, “Сабантуй” газетасында шигырьләре басыла. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленарга өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә, бу хакта матбугатта язып чыга.

Педагогия көллиятен тәмамлагач, Л. Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә.

Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. “Әллүки” тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы – татар студентларының “Тәрәзә” газетасы дөнья күрә башлый. Ленар Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була.

2007 елда Татарстан китап нәшриятында “Әллүки” дип исемләнгән җыентык дөнья күрә (төзүчесе – Ленар Шәех). Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш яшь каләм иясенең әсәрләре урын ала.

Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004 елда "Азатлык" радиосының Казан бюросында тапшырулар әзерли, 2004–2005 елларда “Шәһри Казан”, 2005–2007 елларда – “Татарстан яшьләре” газеталары журналисты була. 2006 елда Алманиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта.

Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Чаян”, “Сөембикә”, “Идел”, “Ялкын”, “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Сабантуй”, “Салават күпере”; Башкортстанның “Тулпар”, «Шоңҡар», “Йәшлек”, «Кызыл таң» кебек газета-журналларында даими басыла.

Аның шигырьләре Татарстан, Россия һәм дөнья күләмендә басылган шигъри антологияләргә кертелгән.

2008 елда Татарстан китап нәшриятында Л.Шәех төзегән «Нәҗип Газизов» исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Актаныш районының 4 нче номерлы Яңа Әлем һәм 3 нче номерлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татар Макаренкосы Нәҗип Газиз улы Газизовның (19181977) якты истәлегенә багышлана.

Ленар Шәех татар классикларының китапларын бүгенге көн таләпләренә туры китереп төзеп, дөньяга чыгаруда күп көч куя. Арада Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Гамил Афзал, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев һ.б. ның китаплары бар. Ул – биш китаптан торган "Балачак энциклопедиясе"н төзүчеләрнең берсе (Талия Шакирова белән берлектә), шулай ук рус, немец, башкорт, кыргыз, якут һ.б. телләрдән шигъри тәрҗемәләр һәм китаплар авторы. Татарстан китап нәшриятында дөнья күреп килгән "Татар прозасы" һәм "Төрки әдәбият" серияләренең проект җитәкчесе.

Ленар Шәех – Татарстан Журналистлар берлеге (2006), Русия Журналистлар берлеге (2006), Халыкара Журналистлар Ассоциациясе – IFJ (2006), Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007) әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы (2015). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).

2007 елдан Л.Шәех – Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.

2012 елда Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Азат Әхмәдуллин җитәкчелегендә филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый.

Ленар Шәех, тулы исеме Ленар Миңнемөһим улы Шәехов — татар шагыйре, журналист; галим (филология фәннәре кандидаты, 2012). РФ журналистлар (2006 елдан), Татарстанның журналистлар (2006 елдан) һәм язучылар (2007 елдан) берлекләре, ТР Язучылар берлеге идарәсе (2012 елдан), «Евразия иҗат гильдиясе» (Лондон2016 елдан) әгъзасы. Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы (2015), Татарстанның Муса Җәлил (2013), ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең Абдулла Алиш (2017) исемендәге Республика премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш