Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ленар Зарипов Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы булып сайланды

Район Советының чираттан тыш утырышының көн тәртибенә 5 мәсьәлә куелган иде. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында; Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башлыгын сайлау турында; Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау турында; Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы турында; Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында.

         Бүгенге район Советы утырышында район Советы депутатлары, район прокуроры, район судьясы, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, район активы катнашты. Утырыш эшенә иң өлкән депутат- "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов рәислек итте.

               Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башлыгы вазыйфасына Ленар Зарипов кандидатурасын сайларга тәкъдим итте. Быелның 22 июненә кадәр район белән идарә иткән Энгель Фәттаховка намуслы хезмәте өчен республика җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Соңгы дистә елларда Актаныш районында колачлы эшләр башкарылды. Бу хезмәтегез халык хәтерендә, Актаныш районы тарихында калачак", диде Айрат Галимҗан улы. Шулай ук яңа район Башлыгы вазыйфасына тәкъдим ителгән кандидатурага да тукталды:

            -    Ленар Зарипов район Башкарма комитеты җитәкчесе булып кыска гына вакыт эшләү дәверендә районнның социаль-икътисади бурычларын хәл итәргә сәләтле, компетентлы, проблемаларның, мәсьәләләрнең төбенә төшеп өйрәнүче, халык мәнфәгатләрен кыю хәл итүче, принципиаль җитәкче итеп күрсәтте,- дип бик җылы фикерләрен әйтте районыбыз башлыгы турында Альберт Хәбибуллин. 

 

               

           Белгәнебезчә, 11 сентябрь, Бердәм сайлау көнендә Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Актаныш районы Актаныш авыл җирлеге Советының 2 нче округы буенча кандидатлар арасыннан Зарипов Ленар Рафак улы  авыл җирлегенә депутат булып сайланды. Актаныш авыл җирлеге Советының дүртенче чакырылыш сигезенче утырышында авыл җирлеге депутатлары “Актаныш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Башлыгы һәм Актаныш авыл җирлеге Советы рәисе итеп тә Ленар Зариповны сайлады.

           Район Советы депутатлары бертавыштан Ленар Зарипов кандидатурасын ачык тавыш бирү юлы белән сайладылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасары итеп Илшат Габделхәев, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Рөстәм Ильясов сайланды.  Утырыш ахырында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде. 

           Утырыш эшеннән соң Ленар Зарипов журналистларга биргән интервьюда Актаныш районы башлыгы вазыйфасына зур ышаныч белдереп тәкъдим иткән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте: 

- Мондый зур ышанычны белдергән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтемне әйтәм. Район Советы депутатларына, район халкына бертавыштан минем кандидатураны яклап тавыш биргән икән хәзер инде эшләргә дә эшләргә кирәк. Тагын бер кабат әйтәм, районның нигезе бар, халкының эшләргә теләге бар, шушы планканы төшермичә, тагын да югарыга күтәрелеп, тату булып, алга куйган максатларга ирешү, халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен бар көчебезне куярбыз,- диде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев