Актаныш

Әллә банкрот булырга инде?

2015 елның 1 октябрендә физик затларны банкрот итеп тану мөмкинлеге барлыкка килде. Әлеге закон турында белмәүчеләр дә бардыр. Бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, район судьясы ярдәмчесе Эльмира Авзаловага мөрәҗәгать иттек. - Эльмира Феликсовна, шәхси затлар үзләре генә үзен банкрот дип игълан итә аламы, әллә аларны башка затлар да банкрот дип...

2015 елның 1 октябрендә физик затларны банкрот итеп тану мөмкинлеге барлыкка килде. Әлеге закон турында белмәүчеләр дә бардыр. Бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, район судьясы ярдәмчесе Эльмира Авзаловага мөрәҗәгать иттек.
- Эльмира Феликсовна, шәхси затлар үзләре генә үзен банкрот дип игълан итә аламы, әллә аларны башка затлар да банкрот дип игълан итәргә мөмкинме?
-Гражданнарны банкрот дип белдерү эшен кредит бирүчеләр, салым органнары да кузгата алалар. Әлеге процесс кирәкле документларны (керем, бурыч суммасы, шәхси мөлкәт турында белешмәләр һ.б.) җыюдан башлана. Гариза 6000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләп, арбитраж суды депозитына финанс идарәчесенә түләү өчен 10000 сум кертеп, гражданның яшәү урыны буенча арбитраж судына бирелә. Банкротлыкка кагылышлы мәгълүматны ике чыганактан: бердәм федераль реестрдан һәм "Коммерсант" газетасыннан алырга була.
- Физик затларның бурычы нинди шартларда юкка чыгарыла?
- Закон буенча физик затларның бурычын юкка чыгару аерым шартларда гына башкарыла: җыелган бурыч 500 мең сумнан ким булмаса, һәм түләмәү вакыты 90 көннән артып китсә. Әгәр дә гражданның бурычы 500 мең сумнан ким булып та, ул бурычын тиешле вакытка түли алмаячагын, яисә мөлкәтенең бурычыннан күпкә кимрәк икәнлеген дәлилли алса, үзенә банкрот статусы алу мөмкинлеге туа.
Ләкин судка мөрәҗәгать итү банкрот булуны гарантияләми. Бурычның күләменә, физик затның матди хәленә, кредит бирүченең позициясенә карап, бурычны реструктурлаштыру яисә килешү турында карар кабул ителергә мөмкин.
- Бурычны реструктурлаштыру буенча аңлатма биреп үтсәгез иде.
- Бурычны реструктурлаштыру аны яңа график буенча түләү мөмкинлеген аңлата. Ул гражданга түли алу сәләтен торгызырга булыша. Нигездә бу процедура финанс терелтү булып тора. Ләкин бурычны ваклап түләү мөмкинлеге бурычлы зат рәсми рәвештә эшкә урнашкан, икътисад өлкәсендә аңлы рәвештә ясаган җинаять өчен сүндерелмәгән хөкемгә (непогашенная судимость) тартылуы булмаган очракта гына бирелә. Бурычны яңа план буенча каплау вакыты 3 елдан артыкка бирелми. Бурычны каплаганнан соң гына гражданга банкрот статусы бирелә. Әгәр дә кеше яңа план буенча бурычны түләми икән, ул банкрот итеп таныла, һәм аның мөлкәте бу бурычны каплау өчен сатыла.
Бурычны реструктурлаштыру процедурасы кертелгәннән соң, штрафлар, пенялар салынмый, күп кенә башкаручы документлар буенча мөлкәт түләүләре (алиментлардан, тормышка һәм сәламәтлеккә килгән зыянны каплау түләүләреннән тыш) туктатыла. Әлеге процедура гражданга үзенең акчалары, мөлкәте белән идарә итү буенча берникадәр чикләүләр дә сала. Ул финанс идарәчесенең рөхсәтеннән башка 50 мең сумнан артыграк суммада булган мөлкәтен, транспорт чарасын сата, заемнар ала һәм бирә, мөлкәтен залогка сала алмый.
- Эльмира Феликсовна, бүгенге көндә үзләренең бурычларын түли алмаячакларына инанган бурычлы затлар реструктурлаштыру стадиясен үтеп, турыдан-туры милекне реализацияләүгә, ягъни банкротлык стадиясенә күчеп була микән дип кызыксыналар.
- Әгәр дә даими керем чыганагы юк икән, була. Бу очракта физик затның гаризасы нигезендә суд аны банкрот итеп билгеләргә хокуклы һәм аның мөлкәтен реализацияләү процедурасын кертә.
Бурычлы зат кредитор белән авыр ситуацияне көйләү турында килешенсә, уртак килешүгә ирешергә була. Ниндидер сәбәпләр аркасында бурычны реструктурлаштыру процедурасын башкарып чыгып булмаса, физик зат суд карары белән банкрот итеп игълан ителә, һәм аның барлык мөлкәтен реализацияләү процедурасы башлана. Моңа залогта булган, тормыш иптәше белән бергә тапкан уртак милек тә керә. Закон буенча, бердәнбер торактан (әгәр ул ипотекада булмаса), торак урнашкан җир участогыннан, йорт кирәк-яракларыннан башка (кыйммәтле һәм зиннәтле әйберләрдән, киемнән, яшәү минимумыннан ким булмаган акчалардан тыш) барлык мөлкәт сатуга куела. Бурычлы гражданның мөлкәтен реализацияләү сатулашу (торг) аша башкарыла.
- Мөлкәтне реализацияләү бурычлы затка чикләүләр дә куямы?
- Әлбәттә. Бурычлы зат үзенең реализацияләнәчәк мөлкәте, исәп-хисап счетларындагы акчалар белән идарә итә, яңа исәп-хисап счетлары ача, аларга кертемнәр кертә алмый. Болар белән аның исеменнән финанс идарә итүчесе шөгыльләнә. Аның хезмәте 10мең сум белән бәяләнә һәм мөлкәтне саткан бәянең 2 процентын тәшкил итә. Бу түләүләр банкрот затка йөкләнә.
Финанс идарә итүчесеннән башка төзелгән барлык килешүләр гамәлсез дип табылачак. Шуңа күрә, бурычлы затка банкротлык процедурасы тәмамланганчы аның мөлкәте белән башка кеше идарә итүе белән килешергә туры киләчәк.
Кредитор белән исәп-хисапны бетергәннән соң, финанс идарә итүче бурычлы затның мөлкәтен реализацияләү хисабын судка бирә, суд үз чиратында бурычлы затны банкрот итү процедурасы тәмам дип карар чыгара. Шул вакыттан башлап, әлеге яңа банкроттан физик затларны банкрот итү процедурасы вакытындагы барлык чикләүләр дә алына. Ул кредиторларның таләпләрен үтәүдән азат ителә (шул исәптән алиментларны, зыянны каплау, агымдагы түләүләрне түләвен дәвам итә) һәм авыр бурычлардан, кредит йөгеннән котылып, тормышын чиста биттән башлау мөмкинлеге ала. Ләкин ул кайбер чикләүләрдән барыбер котыла алмый.
- Нинди чикләүләр инде ул?
- 5 ел эчендә бу затка карата яңа банкротлык процедурасы кузгатыла алмый. Банкрот булып игълан ителгәннән соң, 5 ел дәвамында, үзенең банкрот икәнлеген күрсәтмичә, кредит ала алмый. Димәк, аның кредит тарихы бозыла. Өч ел буена идарә итүче урыннарда эшли, юридик зат белән идарә итүдә катнаша һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә алмый.
Шуны да өстәп әйтергә кирәк: гражданнарны, законны урап эш итеп, үз йөкләмәләреннән качудан саклау өчен дәүләт тарафыннан чикләүләр дә куелган. РФ Җинаять кодексында фиктив банкротлык өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Шундый ук җәза аңлы рәвештә мөлкәтне качырып калдыруга һәм белә торып затны банкрот итүгә дә каралган.
Банкрот итүгә документларны иң соңгы чиктә генә бирергә кирәк. Банкротлык һәрвакытта да үзеңнең бурычларыңны бетерү турындагы файдалы карар түгел. Чөнки үзеңнән дә шактый бирергә кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: