Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘЛЛӘ УГРЫЛАР ОСТА, ӘЛЛӘ ПОЛИЦИЯ НАЧАР ЭШЛИ?: Актанышта бер җирдән 3 тапкыр бозау урлаган җинаятьчеләр әле дә иректә

Актанышта җинаятьчелек чәчәк ата дип белдерде бүлек җитәкчесе.

Актанышта үткән 25 форма киңәшмәдә районда кылынган җинаятьләр буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илшат Хәйретдинов хисап тотты. 

Агымдагы елның алты аенда Актаныш районы эчке эшләр бүлеге тарафыннан 102 җинаять эше кузгатылган. Җинаятьләрне ачу 91%ны тәшкил итә. 

Актанышта җинаятьчелек чәчәк ата дип белдерде бүлек җитәкчесе.  Кузгатылган эшләр буенча без Минзәлә шәһәрен куып тотып ятабыз икән.

Нигездә, район территориясендә урлашу, һөҗүм итү (разбойное нападение) очраклары иң еш теркәлә. Бүгенге көнгә кадәр 3 урлашу очрагы ачыкланмый калган: “Азнакай-нефть” оешмасының торбаларын, “Саф” хуҗалыгының аккумуляторларын һәм Богадыдан өч тапкыр бозау урлаучылар бернинди җәза алмаган дигән сүз бу. Полиция вәкилләрен генә дә гаеплисе килми, бу өлешчә  җаваплы затларның үз милкенә салкын карау нәтиҗәсе дә.

Су ресурсларыннан законсыз файдаланучы 3 райондашыбыз да шушы вакыт аралыгында җавапка тартылган, алар язгы чорда ятьмә белән балык тотып харап булганнар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев