Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Машина йөртүчеләргә яктыртучы жилет кияргә мәҗбүри булачак

Машина йөртүчеләргә яктыртучы жилет кияргә мәҗбүр итәчәкләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев имзалаган карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан һәм ул 90 тәүлектән соң үз көченә керә, дип яза «Татар-информ». Торак пунктлардан читтә булганда машина йөртүчеләр караңгы вакытта тукталып торганда яктыртучы тасмалары булган куртка,...

Машина йөртүчеләргә яктыртучы жилет кияргә мәҗбүр итәчәкләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев имзалаган карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан һәм ул 90 тәүлектән соң үз көченә керә, дип яза «Татар-информ».
Торак пунктлардан читтә булганда машина йөртүчеләр караңгы вакытта тукталып торганда яктыртучы тасмалары булган куртка, жилет яисә япма-жилет кияргә тиеш, диелгән документта.
Быел юл кырыенда йә юлда тукталган машинадан чыккан йөртүчеләрне бәрдерү очраклары, 2016 ел белән чагыштырганда, 4,8 процентка арткан. Шул ук вакытта караңгыда яктырткыч элементлы киемнәрдән булган җәяүлеләрне таптату очраклары 10,2 процентка кимегән.
Машина йөртүчеләрдә шундый саклагыч жилетлар булу күп кенә Европа илләрендә мәҗбүри.
чыганак: http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-yaңalyiklar/mashina-yrtchelrg-yaktyrtuchy-zhilet-kiyarg-mbri-bulachak
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев