Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәчесенә кияүгә чыккан

Әстагъфирулла!

                                                      Лондонда яшәүче Дебора Ходж ханым мәчесе белән туй уздырган, чөнки фатир арендалаганда хуҗалар аңа яраткан йорт хайваны белән бергә яшәргә рөхсәт итмәсләр дип шөбһәләнгән.

                                                      49 яшьлек хатын сүзләренчә, күчемсез милек хуҗалары фатирларда йорт хайваннары белән бергә яшәргә рөхсәт итми, шул сәбәпле Ходж 3 мәчесе белән әледән-әле фатир алыштырырга мәҗбүр булган. Куылудан котылыр  һәм Индия кушаматлы мәчесеннән аерылмас өчен ул аңа кияүгә чыгарга уйлаган.

                                                      Хатын туйны Лондонның көньяк-көнчыгышындагы паркта оештырган. Ходж үзе матур смокинг кигән, Индиягә галстук-бабочка таккан. Тантананы хатынның ахирәте алып барган.

Реклама

                                                      “Шул рәвешле мин үлеп яраткан мәчемнән аерыласы килмәү теләген ныгыттым. Индиясез яши алмыйм. Ул бик назлы мәче. Балаларымнан соң ул минем тормышымда иң мөһим урынны алып тора”, – ди Ходж.

                                                      Тантанага хатынның дуслары килгән. “Аларның барысы да мине акылдан язган дип уйлый. Әмма без бик күңелле вакыт үткәрдек. Балалар туйга килмәде, алар да мине исәрләнгән дип уйлый”, – ди мәчесенә кияүгә чыккан хатын.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Актаныш хәбәрләре Ил-көн хәбәрләре