Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәсәде авылында гомер кичерүче Минһаҗевлар гаиләсе энҗе туйларын каршы ала

Сез безгә яхшы үрнәк һәм терәк, ышанычлы дус, хөрмәтле әти-әни дә, туры юлны күрсәтүче маяк та булып торасыз.

Ике кешенең тормышы 30 ел буе үрелеп барып, энҗе кебек ныгып, өлгереп җитә. Бу чор гаилә тормышының иң күркәм, алтын чоры. Мәсәде авылында гомер кичерүче кадерле әти-әниебез – Инция һәм Фәрит Мингазовлар август аенда шушы матур бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Аларны ихлас күңелдән энҗе туйлары белән тәбрик итәбез! 


Әти-әни, сез безнең тормышта иң изге, иң кадерле сүзләр белән әйтеп бетергесез кирәкле, олы кешеләр. Безнең бүген дә рәхмәтнең иң олысын ихластан сезгә җиткерәсе килә. Җан биргән әниебез, яшәү биргән әтиебез — рәхмәт сезгә барысы өчен дә: сез безне кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урыныбызны табарга өйрәттегез, бәхетле һәм нык ихтыяры итеп үстердегез, югары белем бирдегез, канат ярганда ныклы терәк булдыгыз! 

Сез бүген бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, иңгә-иң терәшеп яшисез. Сез безгә яхшы үрнәк һәм терәк, ышанычлы дус, хөрмәтле әти-әни дә, туры юлны күрсәтүче маяк та булып торасыз. Сез булганга без бәхетле, иң кадерле кешеләребез. 


Кадерлеләребез! Сездәй ярдәмчел, тырыш әти-әниебез булу белән без чиксез бәхетле. Язмышның кырыс җилләренә бирешмичә, һәрчак туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янәшәсендә, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә насыйп булсын сезгә. Исәнлек, бәхетле көннәр генә телибез. Зур тырышлыклар белән табылган мал-мөлкәтегезнең бәрәкәтен, хезмәтегезнең әҗерен, күңел җылыгызны биреп үстергән балаларыгызның тәүфыйгын күрергә насыйп булсын. Гаиләгез имин булсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын. 

Әни бит ул өйнең җылысы, 
Әти – дөнья терәге. 
Әни белән әти бергә булса, 
Тыныч була бала йөрәге. 

Утыз елны иңне-иңгә куеп, 
Бергә тартып тормыш арбасын, 
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып 
Һәрчак туры юлдан барасыз. 

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез 
Безгә сезнең белән бик рәхәт. 
Әти-әни, барсы өчен сезгә 
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт. 

Бәйрәмегез белән котлап, 
Әти-әни, сезгә дәшәбез. 
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып, 
Пар канатлар булып яшәгез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев