Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ПАРЛЫ ГОМЕР: Энҗе туебыз җиткән – гомер бәхеттә үткән

18 августа 2018, 06:33

9168

0

9

ПАРЛЫ ГОМЕР: Энҗе туебыз җиткән – гомер бәхеттә үткән

Гаилә кору - ут тергезү кебек, 
Сүрелмәслек булсын ялкыны. 
Без бит хәзер бер-беребез өчен
Иң кадерле, иң-иң якыны.

Моннан нәкъ 30 ел элек тормыш иптәшем Минһаҗев Фәрит Фоат улы белән гаилә учагыбызны тергезеп җибәргән идек. Кай арада үтелгән дә бу гомер, кай арада энҗе туебызга килеп җиткәнбез!? Синең көчле җилкәң артында тормыш авырлыкларын сизми яшәгәнгә 30 ел 30 көн кебек тоелган ахры миңа, Кадерлем! Бүген инде, шөкер, икәү сала башлаган сукмак киң юлга әверелде. Ул юлдан без гомер биргән өч улыбыз - өч өметебез нык адымнар белән килә. Хәер, ике улыбыз үзләренең юлын ярып өлгерде инде. Кызларыбыз кебек якын киленнәребез, ике оныгыз бар хәзер. Без - бәхетле ир белән хатын да, кадерле әти-әни дә, яратып туймас дәү әти – дәү әни  дә. Моннан да олы бәхет хакында хыяллану да артыктыр. Бүген мин һәр көнгә рәхмәт әйтеп яшим. Син мине гомер буе мәхәббәтең белән җылытып, кайгы-хәсрәтләрдән яклап-саклап килдең. Барысы өчен дә чиксез рәхмәт Сиңа.

Алдагы тормышыбызны да аңлашып, иңне-иңгә куеп, тигезлектә үтәргә язсын. Ходай синнән - мине, миннән сине күпсенә күрмәсен. Әле бик күп еллар туар таңнарның алсулыгын күреп, җитеш тормышыбызның рәхәтендә, ныклы саулык, иман байлыгы белән яшәргә насыйп булсын безгә.


Сине очраткач, мин мәхәббәтнең 
Нәрсә икәнлеген аңладым. 
Ягымлы тавышыңны ишетмичә 
Бер минут та тора алмадым. 

Сөю бит ул Ходай биргән бәхет, 
Мәхәббәттән тормыш ярала, 
Барысын да булдырырбыз кебек 
Дөнья буйлап икәү барганда.

Бәхетлеме син дип сорасалар, 
Икеләнми “әйе” диярмен, 
Мәхәббәтем янәшәдә һәрчак, 
Сөеләм һәм өзелеп сөямен! 

Мин бәхетле ана! Ходай безгә 
Бүләк итте сау-сәламәт уллар, 
Бик кадерле әти, дәү әти син – 
Алда көтсен безне парлы юллар!

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый матур, йорэк туреннэн чыккан сузлэр! Афэрин, Инциякэй дустым! Фэриткэ дэ рэхмэт, синдэй матур, булган кыз белэн бэхеткэ кумелеп яшэве ана да горурлык, синен хаман яшь, чибэр булып калуында ул "гаепле" бит, дускаем! Гел елмаеп яшэргэ язсын сезгэ! Сезне яратып зур хормэт белэн Эльмира