Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Наина Ельцинага - 90 яшь!

Ире, Русиянең беренче Президенты Борис Ельцин янында бөтерелеп кенә йөргән сөйкемле хатынны хәтерлисезме?

                 Бүген аңа 90 яшь тула. Әлеге вакытта тормышы бер дә зарланырлык түгел. Аның янында йорт караучы өч хатын-кыз, завхоз, аш-су өендә эшләүче, дүрт каравылчы, табиб, бакчачы һәм ике ишегалды себерүче бар.

              Хәзер ул ире калдырган музей-йортта яши һәм пенсия ала. Кайбер чыганаклар Наина Ельцинаның 200 мең сумга якын пенсия алуы турында яза. Наина Иосифовна «Водоканалпроект»та 25 елдан артык хезмәт салган һәм 55 яшенә кадәр пенсиягә киткәнче эшләгән булган. Ләкин пенсия күләменә аның кайда ничек эшләве йогынты ясамаган.

Наина Ельцина һаман да көр күңелле һәм әлегә кадәр аш-су бүлмәсендә кайнашырга ярата. Моңарчы кәбестә пирогларын да үзе генә пешергән.

Ул яшәгән йорт – Борис Николаевичка 1995 елда ук күчкән Максим Горький дачасы. Ельцин гаиләсенә бу биләмә дәүләт урман фондыннан бүленеп алынган, дип фаразлана.

Борис Ельцин вафатыннан соң бер ай узгач, 2007 елның 31 маенда, Русия Президенты Владимир Путин Наина Ельцинага хезмәт пенсиясенең база өлешенең мәҗбүри индексацияләнгән, йөз тапкыр арттырылган айлык пособиесен билгели. Шулай итеп, аның күләме ил буенча уртача күрсәткечтән йөз тапкыр артып китә.

Реклама

Ельциннарның кызлары Татьяна һәм Елена аерым яшиләр. Аларның байлыгы да чиктән ашкан.

Наина Елцина Екатеринбургның 300 еллыгына багышланган тантаналар уздыру буенча Оештыру комитетына кертелгән иде. Пандемия шартларында Наина Иосифовнага кызлары карантинда утырырга, еш аралашмаска киңәш иткән. Наина Ельцина хәзер оныклары белән дә күбрәк скайп аша гына аралаша.

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев