Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

НИ ХӘЛЕҢ БАР, ТӨЗҮЧЕ?: Актаныш төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке рухта каршы ала

Руслан Гарипов белән әңгәмәбез дә төзүчеләр, төзелеш хакында.

Көн саен бер кадак какмасаң, ихата тарала, дигән әйтем төзүчеләргә дә туры киләдер. Чөнки алар да ел әйләнәсе һәрдаим хезмәттә. Районыбыз елдан ел матурлана, төзекләнә икән, монда оста куллы төзүчеләребезнең хезмәте бәһасез. Бу якшәмбедә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов белән әңгәмәбез дә төзүчеләр, төзелеш хакында.

- Руслан Илүсович, районыбыз төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен нинди рухта каршы ала?
- Күтәренке рух белән каршылыйлар дияргә тулы нигез бар. Чөнки районыбызда төзелеш эшләренең туктап торганы юк. Бу бердән, җирлегебезнең матурлануына бер этәргеч булса, икенчедән кешеләрне эшле һәм ашлы итү алымы да. Быел без республикада эшләп килүче 34 программаның 25ендә катнашабыз. Ел дәвамында юллар программасын да исәпкә алып, 800 миллион сумлык капиталь салым эшләре башкарачакбыз. Районда биш төзелеш оешмасы: “Газстройсервис”, “ПМК”, “Ремстрой Дом”, “ПМК-6”, “Стройком”, өч юллар төзүче оешма: “Актаныш юллары”,”Татавтодор” (Минзәлә филиалы), “ИТК”, су һәм җылылык челтәре буенча өч оешма: “Коммунсервис-Актаныш”, “СУГАЗ”, “Теплосервис”, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртүче “Актаныш полигоны” эшләп киләләр. 

- Быел районда алып барылучы төзелеш эшләре белән дә таныштырып китсәгез иде. 
- Юллар төзелеше буенча “Комлы щебенка катнашмасы” программасы нигезендә “Актаныш юллары” оешмасы Чишмә, Усы авылларында һәм район үзәгендә 2630метр озынлыкта щебенка түшәде. “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы Актаныш участогы көче белән район үзәгендә муниципаль юл фонды программасы буенча Җиңүнең 50 еллыгы, Химиклар һәм Урман урамнарында 1,5 километр асфальт юл салды. Гомуми файдаланудагы юллар программасы нигезендә Яңа Әлем-Иске Әлем юлын реконструкцияләү, “Актаныш – Пучы- Бүләк”, М7 “Волга”-Усы, Иске Кормаш-Шәбезбаш, Түбән Яхшыйга керү юллары эшләнә. 

Газлаштыру фондының авылларны су белән тәэмин итү программасы  буенча “СУГАЗ” оешмасы Иске Сәфәр һәм Пучы авылларында 3.6 километр озынлыкта су торбалары сузу эшләрен башлап җибәрде. 

“Газстрой” оешмасы Әҗәкүл авылына 7.5 километр озынлыкта суүткәргеч эшләре алып бара. Актаныш авыл башкарма комитетына капиталь ремонт башкарылды. Такталачык авылында 200 урынлык яңа клуб төзелә, район үзәк хастаханәсендә, хатын-кызлар консультациясенә капиталь ремонт эшләре башкарыла.

“ПМК” оешмасы 4нче санлы “Әтәчкәй” бакчасында капиталь ремонт эшләре алып бара. Пучы авылында 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешенең эше ахырына якынлаша. 

“Стройком” оешмасы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты”на капиталь ремонт эшли. Әнәк авылында гидротехник корылмалар төзелеше белән каскад буасына капиталь ремонт бара. Күрәсез, бик зур күләмле эшләр алып барыла. 

-Торак йортларга капиталь ремонтлар ясалганын да күреп торабыз. Моның буенча хәрәкәт дәвам итәме?
- Халыкның торак-көнкүреш шартларын яхшырту буенча 185нче Федераль Закон нигезендә “РемстройДом” оешмасы тарафыннан район үзәгендәге Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 122 нче йорт, Ленин проспектының 119нчы йорты, Тынычлык Проспектының 81нче күпфатирлы йортларына капиталь ремонт башкарыла. 
Әҗәкүл авылында модульле ФАП файдалануга тапшырыла. Актанышбаш авылында спорт мәйданчыгы төзелде. Район үзәгендәге Сөембикә урамында Чаңгы базасы файдалануга тапшырыла. 

-Болар өстенә, әле халыктан җыелган үзара салым акчасына башкарылган эшләр дә шактыйдыр...
- Чыннан да, районда 50 миллион сумга якын үзара салым акчасы хисабына шактый төзелеш эшләре эшләнә. Бу акчаларга тротуарлар, машина кую мәйданчыклары ясала. Урамнарга ташлы, щебенкалы ком җәелә, авылларда да бик күп эш башкарыла.

- Руслан Илүсович, алда бик күп обьектлар хакында сөйләдегез. Аларны файдалануга тапшыру кайчанга планлаштырыла? 
- Обьектларны сыйфатлы итеп эшләп бетереп, август ахырына, җылылык сезоны башланганчы тапшыру күздә тотыла. Ә юлларны октябрь ахырына тапшырып бетерергә дигән бурыч куела.

- Алтын куллары белән һәйкәл коючы төзүчеләребезгә бәйрәм теләкләрегезне дә ирештерсәгез иде. 
- Барлык төзүчеләребезне, аларның гаиләләрен, ветераннарыбызны төзүчеләр көне белән тәбрик итәм. Безнең бәйрәм җәйнең иң кызган чорына һәм төзелеш обьектларының тулы көченә барган вакытына  туры килә. Хәзерге заман безгә күп бурыч һәм таләпләр куя. Шушы заман сулышыннан калышмыйча, яңа технологияләр белән сыйфатлы итеп хезмәт куйсак иде. Оешмаларда вакытында хезмәт хаклары түләп, яңа обьектларны планлаштырып яшәргә язсын. Төзүчеләребезгә сәламәтлек, озын гомер, эшләрендә уңышлар телим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев