Актаныш

Ничек кызым кияүдән урап кайтты

Кызым минем иң якын ахирәтемнең улына гашыйк булган.

                                        Кызым минем иң якын ахирәтемнең улына гашыйк булган. Алар күрше подъездда гына яшиләр. Еш очрашабыз. Гашыйк булуы гаҗәп тә булырга тиеш түгел кебек. Әмма... Барысын да баштан сөйлим әле.

                                        Көннәрдән бер көнне ишектән килеп керү белән кызым: “Әни, мин кияүгә чыгам! Вәлиләрдә яшәргә сөйләштек. Мин аларга күчәм!” – диде дә, бүлмәсенә кереп, әйберләрен җыярга тотынды.

                                        Мин өнсез калдым. Юк, ахирәтем белән кодагыйлар булып туганлашу уе миңа ошый иде. “Кияү балакай”ның кызымнан бер яшькә кече булуы да уңайсызландырмый. Тик менә... Кызыма нибары биш яшь бит әле...

                                        Аның тәвәккәл кыяфәт белән пластмас чемоданыннан уенчыкларын бушатып, берничә әйбер салып ишеккә таба юллануын, ә ишекнең теге ягында тавыш-тынсыз гына көтеп торган яшь “кияүнең” аны каршы алуын сүзсез генә карап тордым. Ишек ябылып, яшь пар күздән югалгач кына бер яшьлек кече кызымны тиз генә киендереп артларыннан иярдем. Ахирәтемнең эштән кайтуын подъезды каршындагы эскәмиядә көтеп утырдым. Яныма килеп басуы булды, “сөенче” алдым:

–Ашыкма, ахирәткәем! Өеңдә яшь килен көтә, –дим.

Барысын да сөйләдем дә кычкырып көлештек.

–Борчылма, кодагый. Калсын бүген бездә кызың. Барыбер иртәгә ял, – ди.

                                        Шулай сөйләштек тә кайтыштык.

Әмма иртәгәсе көнне көтеп торасы булмады. Ике сәгать үттеме-юкмы, ишеккә шакыдылар. Ачсам: әйберләрен күтәреп минем “кияүгә киткән” кызым кайткан! Тавыш-тынсыз гына керде, кәефе юк, үзе эндәшми. Ә мин юри сорамыйм.

Ниһаять, түзмәде. Кулларын як-якка җәеп эчендәген тезеп салды.

–Әни, син күз алдыңа китерәсеңме, ул хәтта уенчыкларын үзе җыймый бит!

–И, кызым! – дидем дә кысып кочаклап, шаркылдап көлеп җибәрдем. Уенчыкларын түгел, носкиларын да үзләре җыймыйлар шул ирләр. Сыңар носкиен да синнән таптырачак, ашарга утыргач, тәрилкә янында күренмирәк торган кашыгын да синнән сораячак дип бик күп сөйлисем килгән иде дә... Азрак үсә төшсен инде дидем...

Айзирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: