Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

НИ ХӘЛЕҢ БАР, КЕШЕ ТУГАНЫМ: Бүген Актаныш районындагы морҗасыз өйле, әтәчсез иртәле авыллар ничек яши?

Зират - ул өйләре морҗасыз  авыл кебек. Бу авылда иртәләр дә әтәчсез башлана, фани дөнья байлыгы артыннан да куучылар юк биредә. Барысы да тигез, барысына да өч аршын җир җиткән.  Сәгате суккач, һәркем шушы мәңгелек йортка юл алачак...

Ил күләмендә дәвам иткән өлкәннәр ункөнлеге Актаныш районында  да тулы куәттә бара. Һәр авыл җирлеге үзендә декада планы булдырып, шуның нигезендә эш оештыра. 

Иске Богады авыл җирлеге географик яктан шактый таралып урнашкан. Үз эченә алты авылны ала ул. Җирлек башлыгы Илсур Фәттахов әйткәндәй, халкы да, холкы да үзенчәлекле аның. Бүген биредә 902 кеше гомер кичерә. Меңгә якын яшәүчесе булган җирлектә, билгеле, өлкәннәр саны да шактый. Ункөнлек кысаларында оештырылачак чаралар планын җирлек Советы быел да “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе, җирлекнең инвалидлар һәм ветераннар оешмалары рәисләре, имамнар белән фикерләшеп, үзара киңәшеп раслаган. 


Өлкәннәргә ихтирам һәм игътибар ункөнлеге  әлеге җирлектә,чыннан да,  бик үзенчәлекле итеп, зират өмәләре белән, ике көн алдан башланып киткән. Хәер, җирлекнең һәр авылында урнашкан  мәңгелек йортларны язлы-көзле тәртипкә китерү гадәте күптән яшәп килә биредә. Һәр зиратның халык тарафыннан сайлап куелган хуҗасы да бар. Аларда хуҗа вазыйфасын өлкән яшьтәге абыйлар башкара. 


Әлеге саваплы эшкә алынган  өлкәннәр белән без декада барышында танышып кайтырга да өлгердек. Мәңгелек  йокыга талган авылдашларының тынычлыгын саклаучы, һәркем барачак төп йортны карап-барлап торучыларның хезмәте,башкарган эшләре белән танышу иде максатыбыз. 

Иске Солтангол
Иске Солтангол авылы зираты юл өстендә урнашкан. Аның төзеклеге күп җирлекләргә үрнәк итеп куярлык. Биредә хуҗа вазыйфасын 84 яшьлек Рөстәм ага Гарипов башкара.

20 елдан артык вакыт эчендә бик күп авылдашлары өчен соңгы юл капкасын ачарга туры килгән аңа. Тормыш иптәше дә шушында җирләнгән Рөстәм абыйның. Шушы аралыкта  авыл халкы ярдәме белән бик күп эшләр башкаруга ирешкән элеккеге комбайнчы-тракторист.

Зират өен калайдан эшләү белән башланган эш нәтиҗәле дәвам иткән. Башта агач коймалар челтәр сеткага алыштырылган булса, бүген каберстан 540 метр профнастил белән әйләндереп алынган.

Нигездә, мондагы эшләр иганәчеләрнең матди ярдәме бәрабәренә башкарыла. Бәшәров Флорид  атлы  мәрхәмәтле зат соңгы елларда гына да 200 мең күләмендә акчалата үз ярдәмен күрсәткән. Авылдашлары да зират хуҗасының гозерен аяк астына салып таптамыйлар. Нинди гозер белән мөрәҗәгать итсә дә, кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәләр. 


- Кемдер күрсен өчен дип эшләмим. Күңелем кушканга башкарам бу хезмәтне. Шушында килеп ятасы бар бит. Әле кулдан эш килгәндә алга таба да саваплы гамәлне дәвам итәсем килә, - ди авыл агае. 

Каберлекләр янына үтәбез. Кызганычка каршы, яңалары да шактый күренә. Уйларны укыгандай, Рөстәм ага сүзгә кушыла:


- Икесе үзебезнең авылда яшәп, бакыйлыкка күчте. Калганнары читтән кайтарылган якташлар. Нишлисең бит, кеше кайда гына йөрсә дә, мәңгелек йортына туган туфрагына кайта...

Яңа Богады 

Яңа Богады авылында 70кә якын хуҗалык бар. Еллар дәвамында мәңгелек йортка күчүчеләр дә шактый булган. Челтәр сетка белән әйләндереп алынган зиратта көзге өмә үткәне күренеп тора. Территория чабылган, коры-сарыдан арындырылган. 2016 елдан зиратны 83 яшьлек Зөлфәт Шәймөххәммәт улы Шәемов карап тора.

Әле бүген дә хуҗалык фермасында мөдир вазыйфасын башкаручы бу абзый киләчәктә мәңгелек йортны калай койма белән әйләндереп алу хакында уйлана. Күмәкләшеп эш оештырырга да әзер авыл халкы, әмма матди як кына тоткарлык тудыра.

Ил төкерсә, күл була дигәндәй, бердәм ярдәм булса, чынга ашмаслык хыял түгел ул профнастил койма. Җан биргәнгә юнь бирми калмас Ходай Тәгалә дә. 

Иске Богады 

Иске Богадыны җирлек халкы үзара үзәк дип сөйләшә. Авыл советы биредә урнашкан. 1995 елда халык файдалануына тапшырылган мәчет тә Иске Богадыга ямь өстәп тора.

Шунысы игътибарга лаек, җирлектәге зиратларның эшчәнлеге мәчетнең имам-хатибы Финус хәзрәт Хәйретдинов белән килешенеп, аның ризалыгы белән башкарыла. Өмәләрне үткәрү вакытларын да уртага салып сөйләшә алар. 68 яшьлек Финус Хәзрәт 2011 елдан бирле башкара үз вазыйфасын.

Мәчеттә дини бәйрәмнәр дә зурлап билгеләп үтелә, җомга намазларына да авыл картлары бик теләп йөри. Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында Дәнифә Арсланова тарафыннан дини укулар да оештырылган биредә.

2016 елда мәчетнең эче яңартылган булса, быел Ходай Тәгалә йорты заманча итеп тышланган. Бу эшләрнең башында "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе, Иске Богады улы Илфак Гаянов торган. 

Авылның зираты да тәртиптә. Гомумән, өлкән буын вәкилләре үзләренә тапшырылган хезмәтне җиренә җиткереп башкара биредә.

Яңа Җияш
Яңа Җияш зиратында безне быел 80 яшен тутырган Марсель абый Харисов каршы алды. Әллә ни зур булмаган авылның зираты бүгенге көндә төзек-каралган. Әмма моннан 13 ел элек каберстанның ташландык хәлдә булуын авылдашлар да,зират хуҗасы да яхшы хәтерли. 


-Зиратның ихата-коймасы юк, каберлекләрдә маллар йөри иде. Халык соравы буенча хуҗа итеп билгеләнгәч, бөтен авыл белән бик күп эш башкарылды биредә. Ихатаны сетка белән әйләндереп алдык. Зиратның эчен тәртипкә китердек,- дип искә ала  Марсель абый. 


Ул чорда агач-куаклар киселә, элмә такталар куела, капкалар ясала зиратта. Монда хәтта Бөек Ватан сугышында һәлак булган аылдашларның исемнәре теркәлгән махсус каберлек тә бар. Кергән һәркемнең күзенә ташлана торган урында урнаштырылган “тарих”ны барлап,башкарып чыгар өчен көчен дә, вакытын да кызганмаган Харисов.  “Чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Рафик Сәхәбетдиновның матди ярдәме белән сафка бастырылган ул.

Зират хуҗасының үләннәрне чабу өчен чапкычы да, куакларны кисеп тору өчен пычкысы да бар. Өмәләрдә “Тамыр” хуҗалыгы да, авыл халкы да бик теләп ярдәмгә килә.

Югары Богады 

Бу авыл зираты да төзеклеге ягыннан үрнәк итеп куярлык. Югары Богадыда имам-хатыйп вазыйфаларын да башкаручы 69 яшьлек Равил Шакиров 2009 елдан бирле зиратны карап тора.

Биек булып үскән агачлар проблемасы гына борчый ак сакаллы ил агасын. Тора-бара аларны кисү мәҗбүри.

- Өмәләргә халыкны тарту авырмы?,- дип кызыксынам Равил абыйдан.


- Зиратның төп йорт икәнен аңлаучылар берсүзсез килә. Килмәгәннәрне мәҗбүриләп булмый,билгеле, - дип җаваплый ул. 


Язгы өмәдән соң, бергәләшеп яланда карга боткасы да пешерәләр икән биредә. Шәһәрдән кайтучыларны да шушы эшкә җәлеп итү максатыннан башкарыла ул. 

Җитәкче сүзе

Җирлектәге зиратларда без авыл башлыгы Илсур Фәттахов белән берлектә йөреп чыктык. Иске Богады авыл җирлегенең географиясе, чыннан да, бик киң икәненә инандык.

Һәр авылның үз каберлеге булу да гаҗәп түгел. Киләчәктә халыктан җыелган үзара салым акчасының бер өлеше зиратларны рәсмиләштерү өчен тотылачак икән. Замана бүген шундый таләп куя. Җирлекнең тоткасы булган “Тамыр” хуҗалыгыннан башка зиратларда әллә ни  зур эшләр башкарып булмас иде. Җирлек башлыгы бу уңайдан хуҗалыкка бик рәхмәтле:


-    Өмәләр вакытында һәр авылны  техника белән “Тамыр” тәэмин итә.  Ильяс Мирзаһит улы, кем генә бакыйлыкка күчсә дә, ләхет такталары белән ярдәм итә. Соңгы елларда хуҗалыктан лаеклы ялга чыккан ветераннар вафат булса, чардуганны да ул ясата. Кыш көннәрендә юл ачуны да “Тамыр” хуҗалыгы белән оештырабыз,- ди Илсур Филис улы. 


Җирлек башлыгы белән әңгәмәне  Иске Богады зираты капка төбендә дәвам итәбез. Халык үтенече буенча, быел зиратка юл да ясаганнар биредә.

Мәңгелек йортларның һәрберсенең капкасына зират кагыйдәләре язылган элмә такта куелган. Саный китсәң, бу юнәлештә бик күп хезмәт башкарылган Иске Богады җирлегендә. Иң сөенечлесе, халык читтә калмаган бу саваплы гамәлдән.


-    Зират хуҗаларына аерым рәхмәт әйтәсем килә. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, бик зур, файдалы эш башкара алар. Бернинди түләү бәрабәренә дә түгел, ә авылдашлар ышаныч белдергәнгә. Мондый абзыйлар белән эшләргә була. Тормыш тәҗрибәләре дә бар, ихтирамлы кешеләр барысы да,- ди И.Ф. Фәттахов. 

Зират - ул өйләре морҗасыз  авыл кебек. Бу авылда иртәләр дә әтәчсез башлана, фани дөнья байлыгы артыннан да куучылар юк биредә. Барысы да тигез, барысына да өч аршын җир җиткән.  Сәгате суккач, һәркем шушы мәңгелек авылга юл алачак... Шуңа күрә аны тәрбияләп тору халыкның изге бурычы. Сүз уңаеннан, Иске Богады авыл җирлегендә быел 19 кеше бакыйлыкка күчкән. Узган ел исә 24 богадылының вафаты теркәлгән булган. 

Кызганычка каршы, әлеге җирлектә дә мәет җирләү буенча кыенлыклар булгалап тора. Аеруча кыш көннәрендә кечкенәрәк авылларда кабер казу проблемасы баш калкыта. Тора-бара әлеге проблемалар түләүле мәет җирләү хезмәтенә сорау тудырачак кебек. Кем белә, анысын вакыт күрсәтер. Әмма бу җирлектә әлеге түләүле хезмәттән файдаланучылар булганы мәгълүм безгә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев