Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Нинди исләр хатын-кызның башын әйләндерә?

Билгеле ки, хатын-кызлар ирләргә караганда исләргә күбрәк игътибар бирә. Бу фактны, ирләр, лайфхак кебек тә куллана аласыз. Түбәндә хатын-кызларны иң ымсындыра торган исләр исемлеге күрсәтелгән.

  Шәраб һәм сыр

Шәраб һәм сыр ни кадәр озак торган булса, шуның кадәр күбрәк хатын-кызның рецепторларын кузгата. Чөнки әлеге исләр секс вакытында чыккан гормоннар исенә тиң.

Грейпфрут һәм кыяр
Smell and Taste Treatment Foundation компаниясе үткәргән эксперимент нәтиҗәләре грейпфрутның кешедә бәхет һәм тынычлык хисен уятуы турында сөйли. Ә кыяр исе җенес органнарындагы кан йөрешен 13%ка кузгата икән.

Алма пирогы
Шушы ук компания үткәргән икенче эксперимент хатын-кызларның җенес органнарының сизгерлеге алма пирогының исеннән 24%ка артуын билгеләгән.

Лаванда
Лаванда исе нерваларны тынычландыра. Шуңа күрә урын-җирләрегезне саклый торган киштәләргә киптерелгән лаванда яки эфир майлары белән сеңдерелгән мамыкны куйсагыз була.

Чирәм һәм бензин
Чирәм һәм бензин исе күп кешедә балачак хатирәләрен кузгата, партнерга карата җылылык уята. Парфюм, мунча сабыннары составына җитештерүчеләр әз генә булса да, шушы исләрне кушарга тырышалар икән.

Бу исемлектәге берәр исне сайлап алып, берәр тапкыр булса да эшләп карагыз. Үзегез дә, партнерыгыз да бәялиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш