Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Очрашулар булсын файдага

Ишетү – бер, ә үз күзең белән күрү бөтенләй башка. Суд бинасын, суд утырышлары залларын күргәннән соң, Актанышның 2 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары күңелендә дә мең төрле уйлар тугандыр

Чөнки юк кына саксызлыкның да закон каршына басарга мәҗбүр итүе бар. Әлеге очрашу да шундый ялгыш адымнарны кисәтү максатыннан оештырылган иде. 


Район суды рәисе Гөлназ Нурымова белән очрашу барышында укучылар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап алдылар. Гөлназ Нурымова укучыларга ничә яшьтән жинаять, административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин булганлыгы хакында яхшылап аңлатты. Ахырын уйламыйча кылган гамәлләре белән әти-әниләрен борчуга салмаска киңәш итте. Чөнки балигъ булмаган баланың эшләгән начарлыклары өчен әти-әниләр җавап тота. Ә кайсы гына ата-ананың үз баласын начар итеп күрәсе килсен соң? 


Сөйләшү барышында укучылар тарафыннан җәзадан качып котылып буламы дигән сорау да яңгырады. 


– Җәзадан, гаебе дәлилләнмәсә, акланып яки азат ителеп кенә була. Качып котылып булмый, – диде суд рәисе. 


Әйе, 9 нчы сыйныфта укысалар да, әле балаларча фикер йөртәләр шул алар. Тик биредә административ һәм җинаять җаваплылыгы турында ишеткәннәр дә күңелләренә сеңәр, нинди дә булса гамәл эшләгәнче уйланырга этәрер дип ышанасы килә. Бу хакта сыйныф җитәкчеләре Зөлфия Ханнанова да әйтеп үтте. Һәм шушындый күп мәгълүмат биргәннәре өчен суд хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев