Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ОПЕРАТИВ СВОДКА: Актанышта әллә ниләр булып ята

2019 елның 11  февраленнән 2 мартка кадәр аралыкта Россия ЭЭМ ның Актаныш районы буенча бүлегендә 153 хәбәр теркәлгән. 2 атна дәвамында 9 җинаять  эше, 21 административ эш кузгатылган.

Җинаять  эшләре арасында Бөек Ватан сугышы ветеранының субсидиясен үзләштерү (Актаныш), исерек килеш транспорт белән идарә итү (Актаныш), шәхси секторда урлашу (Аккүз), сәламәтлеккә зыян китерү (Чалманарат, Аеш, Яңа Әлем) кебекләре дә бар. 

Шушы аралыкта исерек хәлдә җәмәгать урынында йөрүчеләргә карата – 8, җәмәгать урынында спитрлы эчемлекләр кулланганга – 2, наркотик кулланганга – 1, алкоголь продукциясен сату кагыйдәләрен бозган өчен -1, штрафны вакытында түләмәү сәбәпле – 2, балык тоту кагыйдәләрен бозуга – 1, кыйнау факты буенча 1 беркетмә төзелгән. 
 

Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлеге 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев